Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда күренекле татар шагыйре Роберт Миңнуллинга мемориаль такта куелачак

2022 елның 5 сентябрендә Толстой урамы, 16А номерлы йортта танылган татар шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинга мемориаль такта ачу тантанасы узачак. Бу йортта шагыйрь 2000-2020 елларда яшәгән.

Мемориаль такта авторы – яшь скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин, инициаторлары – шагыйрьнең гаиләсе һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.

Татарстан Республикасында бөек шагыйрь Роберт Миңнуллин истәлеген мәңгеләштерүгә аерым игътибар бирелә. Аның исеме Татарстанның Республика балалар китапханәсенә бирелгән. 2021 елда Мәдәният министрлыгы ТР Язучылар берлеге белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә Роберт Миңнуллин исемендәге конкурс оештырды. Агымдагы елның июль ахырында министрлык ярдәме белән Миңнуллин каберенә таш куелды. 24 августта Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында Россия дәүләт балалар китапханәсендә халык шагыйренә багышланган иҗат кичәсе узды.

Белешмә

Роберт Миңнуллин БАССРның Илеш районында туган. Журналист, Татар телевидениесенең, «Яшь ленинчы» газетасы баш мөхәррире булып эшли.

1990 елдан 2014 елга кадәр – халык депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. 1995 елдан 2000 елга кадәр ТР Дәүләт Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча Даими комиссиясен җитәкли.

2000-2004 елларда – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. 2004 елдан 2014 елга кадәр – Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе.

Күп телләргә тәрҗемә ителгән 70тән артык китап авторы. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил, А.Алиш, К.Насыйри премияләре һәм башка мактаулы бүләкләр лауреаты. Роберт Миңнуллин шигырьләренә Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Резеда Әхиярова, Илгиз Закиров, башка композиторлар җырларын язган.

 

mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев