Мәдәни җомга

Казанда Кәрим Тинчурин бюстын 27 мартта ачалар

Тантаналы ачылыш Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатындагы Кәрим Тинчурин паркында була.

Татарстан Мәдәният министрлыгы Казанда бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринга бюст ачылу көнен игълан итте.

Тантаналы чара 27 мартта 11:00 сәгатьтә Казанның Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатындагы Кәрим Тинчурин паркында була.

Бюстны скульптор, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов ясаган, ачу тантасында аның катнашуы көтелә.

Тантанада шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, мәдәният министры Ирада Әюпова, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Идел буе районы сәяси репрессия корбаннары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрзәнә Кулеева катнаша, диелә хәбәрдә. 

 

«Татар-информ»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: