Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда кайда тимераякта шуарга була?

Казанның барлык районнарында да кыш көне рәхәтләнеп тимераякта шуарга мөмкин. Саф һава, күтәренке кәеф - озын ялларны шулай уздырырга тырышыйк әле!

«Мотор» спорт  комплексы. Ленинград ур., 26. Эш көннәрендә 14.00 – 21.00. Ял көннәрендә 9.00 –21.00. Үз тимераякларың белән керү– 30 сум. Прокат – бер сәгате 100 сум (бәясенә шугалакка керү кертелгән).
Кремль яр буендагы шугалак. Эш көннәрендә 16.00 – 23.00. Ял көннәрендә 12.00 – 23.00. Техник тәнәфес:16.00 – 18.00. Үз тимераякларың белән керү– 50 сум. Прокат – бер сәгате 200 сум (бәясенә шугалакка керү кертелгән).
 «Черек күл» паркындагы шугалак. Көн саен 9.00 – 23.00. Техник тәнәфес: 15.00 – 16.00. Үз тимераякларың белән керү– бушлай. Прокат: олылар өчен – 150 сум, балалар өчен – 100 сум. Балалар өчен прокатка «фигурист ярдәмчеләре» бирелә - 100 сум. Һәр сәгатьнең соңгы 15 минутында тимераяклар бирү туктатыла.
«Хезмәт резервлары» стадионы. Эш көннәрендә  17.30 – 22.00. Ял һәм бәйрәм көннәрендә 14.00 – 22.00. Хоккейчылар өчен шуу 12.00 – 14.00 сәгатьләрдә. Н.Ершов ур., 7 . Үз тимераякларың белән керү– 60 сум. 7 яшькә кадәрге балалар өчен – бушлай. Прокат (бәясенә шугалакка керү кертелгән): олылар өчен – 150 сум, 7 яшькә кадәрге балалар өчен –  70 сум.
«Локомотив» стадионы. Юдино бистәсе, Футбол ур.,1. Эш көннәрендә 17.00 – 20.00. Ял көннәрендә 10.00 – 20.00. Олылар өчен керү бәясе – 50 сум. 14 яшькә кадәрге балалар өчен – бушлай Прокат: олылар өчен – 100 сум, балалар өчен – 60 сум.
«Тасма» стадионы. Гагарин ур., 56. Көн саен  13.00 – 20.00. Дүшәмбе – ял көне. Шугалак техник режимда эшли. Керү бәясе – 90 сум. Прокат эше оештырылмаган.

Дубравная, 2б. Эш көннәрендә  9.00 – 22.00. Ял көннәрендә 9.00 – 22.00. Эш көннәрендә  – 50 сум. Ял көннәрендә  – 100 сум. Прокат: олылар өчен  – 120 сум. Балалар өчен – 100 сум.
 «Зилант» спорт комплексы. Хөсәен Мәүлүтев ур., 17б. Якшәмбе 18.00 – 19.30. Җәдвәлне +7(843)237-76-31 телефоны буенча аныкларга кирәк. Олылар өчен керү бәясе – 200 сум, 1,5 сәгатькә прокатка алу – 100 сум. 5 яшькә кадәрге балаларга – бушлай.
Чирәмдәге хоккей үзәге. Оренбург тракты, 11. Эш көннәрендә 16.00 – 21.00. Ял көннәрендә 11.00 – 21.00 . Шугалакка үз тимераякларың белән керү – 50 сум. Прокат: олылар өчен – 140 сум (керү һәм аяк киемен саклау бушлай). 7 яшькәчә балалар өчен  – 70 сум. Үз тимераяклары белән килгән кешеләргә чишенү бүлмәсе 1 сәгатькә – 20 сум (бер пар аяк киеме). Үткенләү  (фигуралы шуу һәм хоккей тимераяклары) – 200 сум.
Казан ярминкәсендәге шугалак. Оренбург тракты, 8. Эш көннәрендә 15.00 – 22.00. Ял һәм бәйрәм көннәрендә11.00 – 22.00. Үз тимераякларың белән керү - 50 сум. Прокатка алу – 150 сум.
«Ракета» стадионы. Стадион ур., 1. Шимбә, якшәмбе 17.00 – 21.00. Олылар өчен керү бәясе – 130 сум. Балалар өчен – 70 сум, 7 яшькәчә балалар һәм күпбалалы гаиләләр өчен – бушлай. Прокат: олылар өчен – 100 сум. Балалар өчен – 50 сум.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев