Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды

Зөлкагдә аеның 24нче көнендә (23нче июньдә), Россия ислам институты бинасында мөселман уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды.

Олимпиада 22-23 июнь көннәрендә Казанда үтте һәм ул Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды.

 

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Россиянең югары мөселман уку йортлары һәм мәдрәсәләре җитәкчеләре катнашында узды.

Катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында күпләгән мөселман галимнәренең яшьлекләрендә зур хезмәтләр язуына тукталды, яшь чакның кадерен белергә, нәкъ менә хәзер ныклап белем алырга, Коръән ятларга чакырды. Хәзер барлык мөмкинлекләр дә бар, дип мөрәҗәгать итте ул. “Гамәлсез гыйлем – җимеш бирми торган агач кебек”, – дип өстәде, гыйлем дәрәҗәләренең иң бөеге – Аллаһның ризалыгына ирешү, дип аңлатып үтте.

Аннары җиңүчеләрне тәбрикләү чарасында Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы урынбасары Илгиз Сарманов, ТР Президенты Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Әскәр Гатин мөрәҗәгать итте.

Үзенең тәбрикләү сүзләрендә Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин Россиякүләм олимпиаданың елдан-ел яхшы шәкертләрне бер урынга туплавына тукталды, мөселман элитасын тәрбияләүдә аның әһәмияте зур булуын ассызыклап үтте. Быел олимпиадада Татарстан, Башкортостан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Мордовия, Карачай-Черкесия, Чувашия Республикалары, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән 30дан артык мөселман уку йортларыннан килгән студентлар катнашты.

Шәкертләрнең белем дәрәҗәсен олимпиадада катнашучы уку йортлары мөгаллимнәрдән – шәригать фәннәре өлкәсендәге галимнәр, фән докторлары, югары уку йортлары һәм мәдрәсә җитәкчеләреннән торган жюри бәяләде. Жюри әгъзалары шулай ук махсус бүләкләргә лаек булды.

Аннары җитәкчеләр тарафыннан “Дин нигезләре”, “Гарәп теле”, “Ислам хокукы (шәфигый мәзһәбе)”, “Ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе)”, “Ислам хокукы (мәдрәсәләр)” номинацияләре буенча җиңүчеләр бүләкләнде. Катнашучыларга шулай ук Татарстан мөфтиятеннән һәм Казан мэриясеннән кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан дини уку йортларында белем алучыларның да күп булуы куанычлы. “Ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе)” номинациясе буенча призлы урыннарны КИУ, РИИ, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре яулады. Ә менә “Ислам хокукы (мәдрәсәләр)” номинациясендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкерте Алсу Әшрапова өченче урынга лаек булды.

Олимпиада нәтиҗәләре:

“Дин нигезләре” номинациясе:

1) Шамил Батирмирзаев (шәйх Мөхәммәд-Ариф исемендәге Дагыстан Ислам Университеты);

2) Абдуносир Саъдиев (имам Әбү Хәнифә исемендәге Карачаево-Черкесия Ислам Институты);

3) Абдула Билалов (С.Даитов исемендәге Ислам университеты).

 

“Ислам хокукы (мәдрәсәләр)” номинациясе:

1) Максуд Муртазалиев (шәйх Мөхәммәд-Ариф исемендәге мәдрәсә);

2) Абдурахман Ганукаев (“Даруль-Хәдис” ислам мәдрәсәсе);

3) Алсу Әшрапова (Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт Ислам мәдрәсәсе).

 

“Ислам хокукы (шәфигый мәзһәбе)” номинациясе:

1) Магомед Абдурахманов (шәйх Мөхәммәд-Гариф исемендәге Дагыстан Ислам Университеты);

2) Исмаил Хамерзаев (Кунта-Хаджи исемендәге РИУ);

3) Имам Нәвави Магомедаминов (С.Даитов исемендәге Ислам университеты).

 

“Ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе)” номинациясе:

1) Абдурахман Исмаилов (Казан ислам университеты);

2) Рамеш Гусейнов (Россия ислам институты);

3) Самир Ярмөхәммәтов (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе).

 

Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X