Казанда Гаилә үзәге каршында шәһәрнең 35 метрлы төп чыршысы ачылды

Ясалма интеллектлы чыршы «Казан» гаилә үзәге каршында булачак, ә мәйданчыкның быелгы концепциясе IT-технологияләргә багышланган.
Казанда «Казан» гаилә үзәге каршында шәһәрнең төп һәм иң биек чыршысы ачылды. Аның биеклеге 35 метр, ә мәйданчыкның концепциясе IТ-технологияләргә багышланган.
«Узып баручы ел биргән иң зур сабак — безнең бергә була алуыбыз. Без быел очрашкан бөтен авырлыкларга, бәлаләргә бергәләп каршы тора алабыз. Киләсе елда сәламәтлек һәм иминлек телим», — диде Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова.
Тантаналы ачылыш уңаеннан мәйданчыкта концерт программасы оештырылды.
Интеллектуаль чыршы төсле музыкаль шоу уздыру өчен светодиод һәм анимацияле гөмбәз белән бизәлгән. Аның өстеннән светодиодлы пиксельләрдән торган челтәр сузылган.
«Бу уникаль чыршы, аның утлары музыкага туры килеп үзгәрә», — дип өстәде Лодвигова.
Быел IТ-технологияләр аеруча актуаль булу сәбәпле, аның концепциясен заманча эшкәртмәләргә багышларга уйлаганнар. Сәхнәгә чыккан Кыш Бабай һәм Кар Кызы кунакларны ясалма интеллект белән таныштырды. Алып баручылар белән бергә чыршы кунакларга ике телдә эндәште, ә аның утларын «Без бергә — мы вместе» сүзләрен әйтеп яндырдылар.
«Махсус программа әзерләнде, чөнки быелгы чыршы гадәти түгел. Программаны һәм чыршы концепциясен тулы бер креатив команда эшләде. Без ТАССРның 100 еллыгын уздырдык. Ә якынлашып килүче елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Шуңа күрә бөтен программа ике телдә була», — диде Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.
Гаилә үзәге янында концертлар һәр көнне кичке унга кадәр булачак. 1-8 гыйнвар көннәрендә 17-19 сәгатьләрдә өстәмә программалар да күрсәтеләчәк. Ә 31 декабрьдә чыршы иртәнге өчкә кадәр эшләячәк.
Эльвира Зәйнулина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 06:30Әгъзам Фәйзрахманов: Елның җиңеллегенә өметләнмикЯңа ел календаре битләрен актарганда Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуны табып, тетрәнеп куйдым.17901
-
15 гыйнвар 2021 - 13:48Ерактагы офыклар (ХИКӘЯ) Җәймә-тышлыклар үз кулы белән кидерелгән, җәелгән булса да, Алсуның тәненә сафлык тойгысы бирмәде.3400
-
15 гыйнвар 2021 - 13:45Руль артында телефоннан сөйләшсәң Руль артында телефоннан сөйләшергә яратучыларны хәзер ясалма интеллект исәпләп чыгарачак.3800
-
15 гыйнвар 2021 - 13:34Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясаячак.4600
-
15 гыйнвар 2021 - 13:30Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.9200
-
15 гыйнвар 2021 - 13:28Энгель Фәттахов: Актанышта дәүләт театрын ачу бурычы тора «Шул рәвешле, авыл районында ике дәүләт учреждениесе — дәүләт ансамбле, дәүләт театры эшләячәк. Актаныш халкының моңа хокукы бар», — диде Энгель Фәттахов.7100
-
15 гыйнвар 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 1 (2021) Бәгырьләрне сызып, тальян сөйләр Татар күңеленең серләрен...4701
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.54900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:07Ленин һәйкәле быелның язына төзекләндерелеп кабат ачылачак Татарстанда 447-федераль һәм 876 төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас корылмасы исәпләнә.9200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:04Татар санына керми калмыйк! Белгәнебезчә, безне быел бик зур чара – халык санын алу көтә. Ул 2020 елдан бу елның 1-30 апрель көннәренә күчерелде. Без һәммәбез дә бу эшкә үз өлешебезне кертә алабыз һәм тиеш тә! Моны хәтта өйдән чыкмыйча да эшләп булачак.10200
-
14 гыйнвар 2021 - 10:58Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Болгар академиясе биналары быел ачылачак «Черек күл» паркында «Гашыйклар аркасы» реставрацияләнгән, башка һәйкәлләрне ремонтлау дәвам итә.11500
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте музеенда татар теле курсы ачарга җыеналар «Файда» җәмгыятенең эстрада-фольклор, музыкаль-бию ансамбленең репетицияләрен дә музейда оештырырга ниятлиләр.9400
-
13 гыйнвар 2021 - 12:55Ертык ЗАГС кәгазе һәм сүрелмәс сөю Әминә – ятимә кыз, ул үзен дөньяга китерүче кадерле кешеләрен бөтенләй хәтерләми.18901
-
13 гыйнвар 2021 - 12:44Кичер улым!.. (ХИКӘЯ) Иренең: - Фәридә-ә-ә! - дигән үзәк өзгеч тавышына уянып китте хатын.19702
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
11 гыйнвар 2021 - 10:08Салават: "Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды" Рөстәм Татарстан флагы астында чыгыш ясый һәм аның туган республикабыз данын яклавы белән мин бик горурланам, - ди ТР ның халык артисты Салават Фәтхетдинов.33200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика