Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Фатих Әмирхан яшәгән йортта реставрация эшләре төгәлләнеп килә

Бу йортта яшәгәндә ул «Мәгариф», «Кызыл шәрык» һәм «Безнен юл» журналларында мөхәррир, тәрҗемәче һәм рецензент булып эшли.

Быел көз Казанда Колодкина йорты реставрациясен тәмамларга ниятлиләр. Анда күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан яшәгән. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Объектны 2015 елда торгыза башлаганнар. Жуковский урамы, 12 йорт адресы буенча урнашкан бина казанлыларга «гәрәбә йорты» буларак билгеле. Ул XIX гасыр ахырында төзелә һәм 1913 елга кадәр дворян Людмила Колодкинаныкы була.

Фатих Әмирхан биредә 1916 елдан 1926 елга кадәр яши. Шунда ук ул «Мәгариф», «Кызыл шәрык» һәм «Безнен юл» журналларында мөхәррир, тәрҗемәче һәм рецензент булып эшли. 2018 елда бу йортны төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип таныдылар.

Реставрация эшләре төгәлләнгәч, милекче ике катта да берничә ресторан һәм кафе ачарга планлаштыра.

Фатих Әмирхан яшәгән беренче катта язучының истәлеген мәңгеләштерергә планлаштырыла.

 

«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев