Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда эшмәкәрләргә карата тикшерүләр үткәрүгә мораторий кертелде

Кризиска каршы шәһәр штабы утырышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый карар кабул итте.

 Бүген кризиска каршы шәһәр штабы утырышында Казан Мэры Илсур Метшин эшмәкәрләргә карата тикшерүләр үткәрүгә мораторий кертү турында карар кабул итте. Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә шәһәр төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, шәһәрлеләрнең гомере һәм сәламәтлекләренә зыян салмаган очракта, штраф салынмаячак.

 

Бизнеска мондый ярдәм чарасы пандемия чорында кертелде һәм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде. 2020 елда пандемия чорында кризиска каршы чаралар ярдәмендә Казан эшмәкәрләре 91 млн 455 мең сум, ә узган ел 117 млн сум штрафны түләмәгәннәр.

Тикшерүләрнең яңартылуы турында эшмәкәрләргә өстәмә хәбәр ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Казанда шәһәр штабы булдырылган, ул агымдагы вәзгыять чорында шәһәр икътисадына һәм халыкка ярдәм итү өчен карарлар чыгарачак. Штаб эше кысаларында эшмәкәрләр белән очрашулар, предприятиеләргә барулар планлаштырылган. Казан Мэры беренчеләрдән булып «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте комбинатында булып кайтты.

 

Дмитрий Никитин

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев