Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашучы иң яхшы 15 укытучы игълан ителгән

Укытучылар сыйныф сәгате үткәрүдә осталыгын күрсәткән.

Кичә «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының «Педагогик дебют» номинациясендә иң яхшы 10 укытучы һәм «Ел укытучысы» номинациясендә иң яхшы 15 укытучы игълан ителгән.

«Ел укытучысы» номинациясендә Алабуга, Азнакай, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Алексеевск, Лениногорск, Актаныш, Ютазы, Мамадыш районнары, шулай ук Түбән Кама, Чаллы, Казанның Мәскәү һәм Идел буе районнары укытучылары «унбишлек» кә кергән. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

«Педагогик дебют» номинациясендә Чаллы, Әлмәт, Казанның Идел буе, Мәскәү, Яңа Савин районнары, Нурлат, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Лениногорск районнары укытучылары — иң яхшы ун укытучы исемлегендә.

Кичә укытучылар сыйныф сәгате үткәрүдә осталыгын күрсәткән. 

 

 

 

«Ел укытучысы» бәйгесе нигезләмәсе буенча, сынау нәтиҗәләренә карап, башта иң яхшы 15 укытучы сайлана, аннары 15 укытучы арасыннан иң көчле 5 укытучы сайлана. Биш укытучының берсе Татарстанда җиңүгә ирешеп, бөтенроссия бәйгесе финалына республика данын якларга җибәрелә. 

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев