Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда беренче яртыеллыкта теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% ка кадәр кимегән

Ел башыннан 4,3 мең граждан, ягъни мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләрнең яртысы эшкә урнаштырылган.

Казанда 2022 елның беренче яртыеллыгы ахырына теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,64% тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимрәк (2021 елның 1 нче июленә – 1,53%). Шәһәрдә хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы кала бирә.

2022 елның 1 нче июленә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 4101 кеше эшсез дип теркәлгән (2021 елның 1 нче июленә – 9817 кеше). Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда эшсезләр саны 2,4 тапкырга кимегән.

Ел башыннан шәһәр мәшгульлек хезмәте органнарына туры килә торган эш эзләү максатыннан 9 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 меңгә кимрәк. Мөрәҗәгать итүчеләр арасыннан 4,3 мең граждан эшкә урнаштырылган. Аларның күбесе – транспорт, сәүдә, җитештерү, сәламәтлек саклау, төзелеш өлкәләрендә.

Бу чорда узган ел белән чагыштырганда вакантлы эш урыннары аз гына кимегән. Бүгенге көндә мәшгульлек хезмәтенә 1544 эш бирүчедән 19 мең 140 вакансия тәкъдим ителгән. Икътисадның төзелеш (-17%), сәүдә (-6%), җитештерү (-14%), кунакханә һәм ресторан бизнесы (-13%) өлкәләрендә, күбесенчә административ персонал арасында кимү күзәтелә.

Мәшгульлек үзәге мәгълүматларына караганда, шәһәрнең 264 эш бирүчесе 500 кешене эштән азат итәргә планлаштыра, логистика чылбырлары өзелү аркасында оешмаларның 2400 хезмәткәре эшсез калырга мөмкин, 1400 хезмәткәр тулы булмаган мәшгульлектә хезмәт итә. Әмма, үзәк белгечләре фикеренчә, хезмәткәрләрне эштән азат итү эшсезлекнең артуына китермәячәк, чөнки Казанда икътисадның бер тармагыннан икенчесенә хезмәт ресурсларын яңадан бүлү мөмкинлеге зур.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев