Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен 2 яңа пункт ачылды

Авангардная һәм Симонов урамнарындагы яңа пунктларда көн саен мохтаҗларга якынча 100шәр порция кайнар ризык һәм ел фасылына туры килгән кием-салым тарату мөмкинлеге булачак.

Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы инициативасы белән авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен тагын 2 яңа пункт ачылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

«Мохтаҗларга бушлай ярдәм» комплексы белән берлектә оештырылган, авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне кайнар аш һәм кием-салым белән тәэмин итү буенча пунктлар Симонов, урамы, 3нче йорт адресы буенча «Рәхмәтулла» мәчете территориясендә һәм Авангардная урамы, 58нче йорт адресы буенча урнашкан йорт каршында булачак мәчет урынында эшли башлады. Киләчәктә Дәрвишләр бистәсендә дә шундый пункт ачу көтелә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ярдәм күрсәтү пунктларын оештыру инициативасын Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тормышка ашыра. Авангардная һәм Симонов урамнарындагы яңа пунктларда көн саен мохтаҗларга якынча 100шәр порция кайнар ризык һәм ел фасылына туры килгән кием-салым тарату мөмкинлеге бар.

Авангарднаядагы комплекска кайнар төшке аш көн саен иртәнге сәгать унберләр тирәсендә (11.00) китереләчәк. Ашлар бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабага салып бирелә һәм караучысыз калган өлкәннәргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган азкеремле һәм күпбалалы гаиләләргә, йортсыз-җирсезләргә таратыла. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев