Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда аноним рәвештә ВИЧ-инфекциясенә тест ясалачак

Процедураны Бауман урамында сәгать янында һәм Горький паркында «Хезмәт резервлары» стадионы каршында үтәргә мөмкин.

Декабрь аенда ТР башкаласында яшәүчеләр ВИЧ-инфекциягә аноним тест ясата алачак.

 

15 нче һәм 16 нчы декабрьдә тест-мобильләр Бауман урамындагы сәгать янында һәм Горький паркында «Хезмәт резервлары» стадионы каршында урнашачак, дип хәбәр итә «Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты матбугат хезмәте.

22 нче декабрьдә Горький паркында «Хезмәт резервлары» стадионы каршында һәм 23 нче декабрьдә Бауман урамындагы сәгать янында казанлылар ВИЧ-статусын ачыклый алачак.

Барлык күрсәтелгән нокталарда да тест 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр ясалачак.

Проект ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге һәм «Яңа гасыр» хәйрия фонды белән Президент грантлары фонды акчаларына тормышка ашырыла.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев