Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Айдар Хәлимнең 80 яшьлеге уңаеннан иҗат кичәсе үтте

Күренекле язучы Айдар Хәлимнең 80 яшьлеге уңаеннан иҗат кичәсен шигырьләре белән юбиляр үзе башлап җибәрде.

Айдар Хәлимнең юбилей кичәсе «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үтте. Залда язучының каләмдәшләре, якташлары, укучылары һәм туксанынчы елларның милли хәрәкәт вәкилләре иде.

«Мин уң кулыма кашык тоткан, сул кулыма калай тәлинкә тоткан ач балачагымда 80 яшемә җитеп сезнең каршыгызга килеп басармын дип уйламый идем. Мең рәхмәт!», – диде Айдар Хәлим халык алдына чыгып.

 

 

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров котлау чыгышын Айдар Хәлимнең татар халкы мәнфәгатьләрен яклаган, Башкортстан татарлары өчен борчылып яшәгән шәхес булуыннан башлады. «Һәр милләтне шәхесләр билгели. Татар тарихында тирән эз калдырган һәм калдырачак Айдар абый шундыйлардан. Мин аны никадәр татар җанлы булуына басым ясар идем», - диде ул.

«Милли күтәрелеш чорында алгы сафларда сез идегез. 80 яшегездә мәркәзебезнең иң матур залларының берсендә елмаеп утырасыз икән, димәк, тормышыгыз заяга узмаган», – диде ул.

 

 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла котлау чыгышында язучының: «Мин үзем турында татарның киләчәге булган һәм, һичшиксез, Тукай йолдызлыгыннан булган шагыйремен дип уйлыйм», дигән сүзләрен цитата итеп китерде.

Ркаил Зәйдулланың «Хакыйкатьне әйтеп бирүче шагыйребез ул безнең – Айдар Хәлим!» дигән сүзләре залның көчле алкышлары белән хупланды.

Кичәдә танылган артистлар – Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Илдус Әхмәтҗановлар чыгыш ясады. Казанга Башкортстаннан һәм Айдар Хәлимнең туган ягыннан – Миякә районыннан вәкилләр дә килгән иде. 

Айдар Хәлимнең иҗат кичәсендә аның кызы Зөлфия Тәхаветдинова әтисе шигырьләренә көй язган җырлар яңгырады. Аларны Руслан Сәйфетдинов, Алинә һәм Азат Кәримовлар, аналы-уллы Гүзәл һәм Арслан Сибгатуллинар, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Алмаз Хөсәенов һәм башкалар башкарды.

Кичә Айдар Хәлимнең «Без исән!» дигән билгеле җыры белән тәмамланды.

 

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев