Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан укучылары «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

5-7нче сыйныф укучылары 12 юнәлеш буенча көч сынашты.

Казанда яшәүче өч кыз 5-7-нче сыйныф укучылары арасында «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының финал этабында җиңүчеләр исемлегенә керде. Нәтиҗәләрне Ялтадагы «Артек» халыкара балалар үзәгендә ясадылар.

Сайлап алу этабы онлайн-уен форматында узды, анда бөтен илдән 1,1 миллионнан артык кеше катнашты. Конкурсның финал сынаулары 7 июльдән 14 июльгә кадәр форсайт-сессияләр форматында узды, аларда 639 финалист катнашты, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

5-7нче сыйныф укучылары 12 юнәлеш буенча ярышты: фән һәм технологияләр, сәнгать һәм иҗат, журналистика һәм яңа медиа, урбанистика, экология, сәламәт яшәү рәвеше, тарихи хәтер, волонтерлык, сәяхәт һәм туризм, яшьләр эшкуарлыгы, мәгариф технологияләре һәм дәүләт куркынычсызлыгы.

Татарстаннан конкурста 8 кеше катнашты. Финал этабы нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче билгеләнде, шул исәптән 3 катнашучы Казаннан: М. С. Устинова исемендәге 102нче гимназиядән Полина Иванова, 152нче гимназиядән Ангелина Ивлиева, 186нчы күппрофильле «Перспектива» лицееннан Дилә Мәрданова. Шулай ук иң яхшылар арасында — Яр Чаллыдан Мәликә Бәдретдинова һәм Әлмәт районыннан Лика Молдаванова.

Көз көне конкурста җиңүчеләр «Зур тәнәфес»нең махсус поездында «Хыял сәяхәте»нә юл тотачак: яшьләр бөтен ил буйлап, Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр һәм кире юнәлештә сәяхәт кылачак.

«Зур тәнәфес» конкурсын «Россия — мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Россия балалар һәм яшьләргә гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү үзәге һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте оештыра. Ул «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев