Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездын кабул итәчәк

Форумда 400 гә якын катнашучы тәҗрибә уртаклашачак һәм белем бирү практикалары белән танышачак.

27 нче июньнән 29 нчы июньгә кадәр Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узачак.

Анда бөтен илдән 400 гә якын катнашучы киләчәк, алар арасында – педагоглар, мәгариф бүлекләре вәкилләре, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономия вәкилләре, Россия субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүлекләре вәкилләре, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Өч көн дәвамында съездда катнашучылар күргәзмәләргә, экскурсияләргә, мастер-классларга һәм тренингларга йөриячәк. Панель дискуссияләрдә укытучылар педагогик эшчәнлек тәҗрибәсе белән алмашачак. Съездның пленар утырышы 29 нчы июньдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узачак.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды дүрт елга бер тапкыр уздырыла. Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев