Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан кинофестивалендә сүгенү сүзләре кергән фильм җиңүенең сәбәбен аңлаттылар

Казан халыкара мөселман кинофестивалендә казах режиссеры Фәрхәт Шәриповның «18 килогерц» фильмы гран-прига ия булды.

Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашучы фильмнар өчен норматив булмаган лексика мәсьәләсендә төгәл чикләүләр юк, шуңа күрә гран-прины сүгенү сүзләре мул кулланылган Казахстан фильмы алган. Кинофестиваль дирекциясе инициативасы белән оештырылган матбугат конференциясендә сүз нигездә җиңүче фильм турында барды.

Казан халыкара мөселман кинофестивалендә казах режиссеры Фәрхәт Шәриповның «18 килогерц» фильмы гран-прига ия булды. Әмма бу фильмның җиңү яулавы журналистларда һәм җәмәгатьчелектә сораулар тудырды. Фильмда сүз туксанынчы еллар яшьләре турында сүз бара.

«Безнең кинофестивальдә катнашучы фильмнарда секс, көчләү, экстремизмга чакырулар тәгаен була алмый. Лексика мәсьәләсендә катгый критерийлар юк. Шунлыктан бу фильм башка өстенлекләре булган стильле картина буларак сайлап алдылар», — дип аңлатты фестивальнең башкарма директоры.

«Мин күргән чынбарлык шундый иде. Минем геройларым туксанынчы еллар яшьләре телендә сөйләшә. Ясалма булмаганга ул тәэсир итә. Мин үземне шулай гына аклый алам», — диде матбугат конференциясенә онлайн кушылган режиссер.

«Фильмда күтәрелгән тема бөтен дөньяда актуаль. Безне теманың актуальлеге, актерлар уены һәм оператор эше җәлеп итте. Без тәкъдим ителгәннәр арасыннан иң яхшысын сайладык», — диде жюри рәисе Элчин Мусаоглу.

«18 килогерц» фильмына иң югары приз бирелүе кинофорумны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрә», — диде жюри әгъзасы Валерия Байкиева.

«Әгәр фильм шушы кадәр эмоцияләр, дискуссия тудырган икән, димәк, режиссерны бу эше белән икеләтә котларга кирәк. Күренми калган фильмнар да була, ә бу шулкадәр бәхәс уятты», — дип нәтиҗә ясады Миләүшә Айтуганова.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5 — 10 сентябрь көннәрендә узды. Кинофорум дәвамында төрле мәйданчыкларда 113 фильм күрсәтелде. Фестивальдә 1000нән артык кинематографист катнашты. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X