Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан энергетика университеты Театр көне уздыра

17 майда Казан дәүләт энергетика университетында Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы уңаеннан театр көне узачак.

«Театр көне уңаеннан Кәрим Тинчурин театры студентларга Галиәсгар Камалның «Беренче театр» комедиясен күрсәтәчәк«, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Казан дәүләт энергетика университеты, техник юнәлештәге югары уку йорты булса да, һәрвакыт мәдәнияткә, сәнгатькә һәм әдәбияткә зур игътибар бирә. Уку йортында уңышлы эшләп килүче сәнгать төркемнәре, «Яз гүзәле» кебек данлыклы фестивальләр моңа мисал булып тора», диелә театрдан алынган хәбәрдә.

Казан энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов Казан дәүләт энергетика университетының һәрвакыт татар театры белән һәрвакыт хезмәттәшлек итүен ассызыклап үткән.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев