Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан чәк-чәген һәм татар балын Мәскәүдә гастрономия фестивалендә тәкъдим итәчәкләр

«Россия тәмнәре» («Вкусы России 2021»)Төбәк азык-төлек брендлары милли конкурсында җиңеп чыккан Казан чәк-чәге Мәскәүдә гастрономия фестивалендә тәкъдим ителәчәк.

Ул 14-17 июльдә узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Чәк-чәктән тыш, фестивальдә «Татар Балы», «Булгария» үрдәк казылыгы, татарча каклаган каз түшкәсе, «Эмиз» йөзем эчемлеге, татар чәе, «Татарские» хәләл сосискалары булачак. Чарада республикадан алты авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм компаниясе катнашачак.

«Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Россия тәмнәре» гастрономия фестивале Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2020 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган азык – төлек продуктларының төбәк брендларын алга этәрү буенча масштаблы программаның чираттагы этабы булачак», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Гастрофестиваль Мәскәүдә 22 мәйданчыкта узачак, анда Россиянең 65 төбәгеннән 300ләп бренд катнашачак. Фестиваль форматында «Россия тәмнәре» проекты беренче тапкыр уза. Анда 2020 һәм 2021 елларда төбәк продуктларын популярлаштыру һәм кече агробизнеска ярдәм итү өчен үткәрелгән «Россия тәме» Төбәк азык-төлек брендлары милли конкурсында катнашучылар тәкъдим ителәчәк.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев