Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан аэропорты Тукай шигыре басылган утырту талоннарына заказ биргән

Сентябрь аеннан пассажирларга теркәлү узганда яңа талоннар бирерләр дип көтелә.

Дәүләт сатып алулары сайтында «Казан» халыкара аэропортының очкычка утыру талоннары ясатыр өчен заказы эленгән. Сайттагы мәгълүматка караганда, аэропортка Габдулла Тукай турында кыскача мәгълүмат язылган 1 млн 200 мең данә утырту талоны кирәк, шуларның 150 мең данәсендә Тукай шигыре дә булырга тиеш. Талоннарның эскизы күрсәтелгән.

 

Тендер 972 мең сумнан башлана. Заказны үтәргә иң түбән бәя тәкъдим иткән оешма алыначак. Заказ белешмәсендә әлеге эшкә алынырга теләүчеләрдән гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә дип язылган.

«Казан» аэропортында утырту талоннарына заказ бар. Аларның икенче ягында Габдулла Тукай шигырьләре урнаштырылачак. Агымдагы елның сентябрь аенда ук безнең пассажирлар рейсларга теркәлгән вакытта «әдәби» версияле утырту талоннары ала башлар дип көтәбез», — дип аңлатты Казан халыкара аэропортының матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин.

Гадел Гатауллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта «Казан» халыкара аэропорты мәйданчыгында терминалларны, вокзал яны мәйданын һәм аэропортның рәсми сайтын Габдулла Тукай биографиясе һәм иҗаты тематикасында бизәү эшләре алып барыла. Мәсәлән, фото-зона, татар әдипләренең китаплары куелган киштәләр булдырылган, аэровокзалның пыяла стеналары милли орнамент белән бизәлгән.

Рифат Каюмов

«Татар-информ»

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев