Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кайсы “глава” күпме акча эшли?

Кеше акчасын санау матур күренеш түгел, түгелен. Әмма кемнең кесәсе калынрак, ул акчаны ничек эшләве һәркемне кызыксындыра үзе.

Без дә бу юлы район җитәкчеләре, аларның хатыннары һәм гаилә әгъзаларының узган ел күпме акча эшләвен караштырдык. Һәр районның рәсми сайтында җитәкчеләрнең алдагы елларда күпме акча эшләве хакында мәгълүмат бар.

Район башлыклары арасында иң бае – Тәтешнеке булып чыкты. Рәмис Сафиуллов гаиләсенең узган елгы кереме 186 млн сумнан артып киткән. Дөрес, бу сумманың бары 2,14 млн сумы гына башлыкныкы. Калганын исә аның хатыны Рима ханым эшләгән. Сүз уңаеннан, 2018 елда Сафиуллиннар тагын да күбрәк – 214 млн сум эшләгән булган.

Каян килгән башлык хатынына шул кадәр байлык, дип уйламагыз. Рима ханым крестьян-фермер хуҗалыгы һәм “Колос” агрофирмасы җитәкчесе, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, игенчелек белән шөгыльләнә.
 

Моннан тыш Рәмис Сафиуллов карамагында 104,4 квадрат метрлы фатир, өч җир кишәрлеге исәпләнә. Ә хатыны Рима ханым исә 80 җир кишәрлегенә, өч фатирга, 19 мең квадрат метрдан артык торак булмаган биналарга һәм 32 транспорт чарасына ия.

Моңа кадәр Болгар музей-тыюлыгында да начар акча эшләмәгән, Спас район башлыгы итеп узган елның сентябрьендә генә билгеләнгән Фәргать Мөхәммәтов рейтингта икенче баскычта урнашты. Рәсми документлардан күренгәнчә, 2018 елда да ул 59,2 млн сум акча эшләгән булган. Ул диюем бик үк дөрес тә түгел, чөнки документлардан күренгәнчә, керемнең күп өлеше (57 млн сумы) – хатыны Айсылу ханымныкы. 2019 елгы керемнең дә Фәргать әфәнде өлешенә 2,2 млн сумы гына тия.

Узган ел кисәк кенә баеп киткән башлыклар да бар. Шуларның берсе, моңа кадәр Лаеш районын җитәкләгән, узган елның көзендә Яшел Үзәнгә күчерелгән Михаил Афанасьевның да кереме сизелерлек арткан. 2018 елда гаилә кереме 2,6 млн сум булса, яшәү урынын алыштырганнан соң бу сумма 18,03 млн сумга җиткән. Кызык, әмма бу очракта гаилә башлыгына тиеш булганча, Михаил Афанасьев хатыныннан күбрәк, ягъни 10 млн сум эшләгән. Икенче районга күчкәндә алар ике җир кишәрлеген һәм дачаларын саткан. Керемнең кискен артуы шуңа бәйледер.

 

Афанасьевлар гаиләсе карамагында 134 квадрат метр мәйданлы фатир, ике торак йорт бар. Хатынының “Ауди” (Audi Q5) автомобиле булуы күрсәтелгән. Башка район җитәкчеләренә килгәндә, 40тан артык муниципаль берәмлек башлыгының да керемнәренә анализ ясап тору кирәкмидер. Кемнең күпме акча эшләвен (гаиләсе белән берлектә дип аңлау кирәк) таблицадан карап белә аласыз.

 

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев