Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Камал театры яңа оркестр белән яңартылган репертуар концертына чакыра

Музыкантларны «Зәңгәр шәл», «Гөргөри кияүләре» спектакльләрендә, шулай ук, театр фойесында ишетеп була.

Камал театры яңартылган оркестры белән таныштырачак. 2 июньдә яңартылган репертуар белән концертка билетлар сатыла башлаган.

«Яңартылган оркестр сезнең күңелегезгә хуш килер дип ышанабыз. Музыкантларыбызны сез „Зәңгәр шәл“, " Гөргөри кияүләре» спектакльләрендә, шулай ук, театр фойесында, театр уздырган чараларда ишетә аласыз, — дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Шулай ук флешмоблар, урамда узачак концертлар, фестивальләр һәм оркестр катнашындагы башка чаралар көтелә.

Данияр Соколов — музыкаль бүлек җитәкчесе, дирижер
Фуат Әбүбәкиров — скрипка
Рафаэль Абдуллин — бәрмә уен кораллары 
Лилия Амосова — флейта
Григорий Беляков — тромбон
Ильдар Закирҗанов — бас-гитара
Динә Закирова — скрипка
Виктория Ихсанова — скрипка
Рамил Кадыйров — валторна
Татьяна Ларина — скрипка, концертмейстер
Ирина Морозова — скрипка
Алевтина Мусаткина — скрипка
Иван Николаев — торба
Екатерина Петрова — флейта
Вячеслав Пуцан — контрабас
Рөстәм Сираев — кларнет
Анастасия Удовидченко — виолончель
Лилия Хәбибуллина — скрипка
Татьяна Ченцова — скрипка
Ангелина Шарнина — скрипка
Игорь Шлемов — альт
Илназ Якшәмбетов — фагот 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев