Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Камал театры оркестры артисты Динә Закирова кызын «әзер артист» дип атады

«Апуш» балалар театр студиясенең кастингында йөзгә якын татар телен белүче 9-15 яшьлек укучы катнаша.

Бүген Казан мэры патронажы астында Ленин исемендәге мәдәният сараенда татар балалар театр студияләре ачылу уңаеннан беренче кастинг бара.

«Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова гаризалар күп булуын әйтте. Балаларның кайсы районнан, мәктәптән икәнне кастингтан соң белешәчәкләр.  План буенча, Казан тамашачысын декабрь ахырларына көтәләр.

Кастингта катнашучылар үзләренең бөтен булган сәләтләрен (җыр, бию, шигырь) күрсәтә яки үзе турында кызыклы формада сөйли. Шулай ук жюри әгъзалары кушкан биремнәрне дә үтиләр. Мәсәлән, бер үк шигырьне курку хисе белән яки хозурланып сөйләү. 

Жюрида Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актрисасы Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Ренат Мифтахов, «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы укытучысы Алия Фәйзрахманова катнаша.

Кастингка килгән ун яшьлек Зөлфәт Әхкәмов «Татар-информ» хәбәрчесенә татар халык җырын җырларга килгәнен әйтте. Аның сүзләренчә, ул бер дә борчылмый.

Кастингта музыкант, скрипкачы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры артисты Динә Закированың кызы Зәлия дә катнаша. Ул безгә кастингта Габдулла Тукай шигырен сөйләячәген әйтте.

Динә Закирова кызын «готовый артист» дип атады. Ул Камал театрының өч спектаклендә катнаша.

«Без монда аның һөнәрен ныгытырга, профессионал укытучылар белән эшләргә дип килдек. Без - артистлар гаиләсе. Балабызны да шушы һөнәргә юнәлдерергә телибез», - диде ул.

  • «Апуш» татар балалар театр студиясе быелның февралендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Казан мэры патронажы астында ачылды. Аның төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү.

 

РалинәЗаһидуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев