Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Камал театры артистлары коронавирустан прививка ясатты

Башта артистларның антитәнчекләрен тикшерделәр, аннары терапевт кабул итте.

Бүген Камал театры артистлары Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә коронавирустан прививка ясатты. Иң элек, артистларның антитәнчекләрен тикшерделәр. Аннары терапевт кабул итте.

Мәрьям Йосыповага 54 яшь, коронавирус белән авырмаганын әйтте. 

«Бер дә авырыйсым килми, шуңа вакцинация кирәктер дип ышанып килдем. Алай икеләнүләр булмады. Безнең вакцинаны ышанычлы дип сөйлиләр. Халыкта инде төрле сүзләр бар, уйдырмалар да күп. Мин үзем ышанам», — дип сөйләде. 

 

 

Әзһәр Шакиров 82 нче яшь белән бара. «Театрда шактый кеше эшләтте. Яхшы чыгар дигән ышаныч бар. Без кешеләр белән аралашабыз бит, өйдә генә ятмыйбыз. Шуңа күрә эшләргә кирәк дип уйлыйм. Үзеңне уйламасаң, башкалар турында булса да уйларга кирәк. Безнең вакцина начар булса, чит илдә сатып алмаслар иде», — ди ул.

Ул, шулай ук, апасының яман шеш белән авырган улы ковид йоктырып үлеп киткәнен әйтте.

Наилә Гәрәевага 80 яшь. «Улым, 27 яшьлек оныгым авырды. Улым җиңелчә кичерде, оныгымныкы авыррак булды. Без аралашмаска тырышабыз. Күмәк спектакльләрдән дә безне инде алдылар. Гел изоляциядә булу туйдырды. Икеләнеп йөргәндә, улым „эшләргә кирәк, әни“ дип әйтте», — дип сөйләде Наилә апа.

Артистларга прививкадан соң сакланырга, салкын тидермәскә тырышырга киңәш иттеләр. 

 

 

Гөлнар Гарифуллина 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев