Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кабан күле яр буенда ачык һавада кино күрсәтәләр

Программаны Татарстан режиссерлары Илсөяр Дамаскин һәм Рөстәм Рәшитовның «Кире» тулы метражлы проекты тәмамлый.

Казанда Кабан күле яр буенда ачык һавада кабат кино күрсәтә башлыйлар. «Алтын тәлинкә» кинематография өлкәсендә I Төбәкара премия каталогыннан фильмнарны атна саен уңайлы һава шартлары булганда күрсәтәләр. Кино 20.30 сәгатьткә кадәр була. Керү ирекле. Бу турыда «Время кино» дирекциясе матбугат хезмәтенә сылтама белән Казан мэриясе хәбәр итте.

Беренче кино күрсәтү 15 июльдә узачак. Тамашачыларга Казан режиссерларының дүрт картинасын тәкъдим ителә. Бу — өч кыска метражлы һәм бер тулы метр. Сеанс режиссер Родион Сабиров һәм Ангелина Миграноваларның 3 минутлык WAY (12+) әсәре белән башланачак. Аннары казанлылар режиссер Aleshаның «Зачем я это делаю» документаль кыска метражын күрәчәк.

Моннан тыш, Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга Рудольф Хәйретдиновның «Два часа до тишины» 17 минутлык драмасын (16+) күрсәтелә.

Программаны Татарстан режиссерлары Илсөяр Дамаскин һәм Рөстәм Рәшитовның «Кире» тулы метражлы проекты тәмамлый (12+). Тасмада төп рольләрне Россиянең театр һәм кино актеры, телевидение алып баручысы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган артисты, «Квартет И» комик театрына нигез салучыларның берсе Камил Ларин һәм театр һәм кино актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин башкара.

Кино күрсәтүләр Президент грантлары фонды ярдәмендә оештырыла. 

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев