Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ислам кабул итүнең 1100-еллыгы бренды идеясен булдыру буенча бәйге нәтиҗәләре билгеле

Бәйге шартлары буенча, җиңүченең һәркайсына 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы бренды идеясен эшләүгә бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бәйгесендә теләге булган һәркем катнаша алды. Бәйгедә катнашырга теләп 40 тан артык кеше гариза бирде. Алар бәйгегә 70 ләп логотип тәкъдим итте.

Бәйгенең максаты — символ буларак куллану максатыннан, Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100-еллыгы өчен, юбилей чараларының төп максатларын, бурычларын һәм төп эчтәлеген чагылдырган иң яхшы бренд идеяләрен сайлап алу иде.

Бренд идеясе дигәндә, аның концепциясе, график сурәте (логотип) һәм шигаре күзалланды. Оештыручылар ниятләвенчә, бренд идеясе Россиядә һәм дөнья күләмендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100-еллыгын иң уңышлы ысул белән күрсәтергә тиеш иде.

Бренд идеяләрен сайлап алганда теманы ачу тирәнлеге; иҗади якын килү; идеяләрнең һәм сәнгать чишелешенең чагылышы; конкурс тематикасына туры килү; юбилей чараларының эчтәлеген чагылдыру; идеянең һәм сәнгати бирелешенең оригинальлеге һәм уникальлеге; осталык; эскизның эчтәлеге; техник үтәлеш кебек критерийлар кулланылды. Оештыручылар ике җиңүчене ачыклады, әмма өченче урын бирү өчен лаеклы эшләр тапмады.

Бәйге җиңүчеләре: Казан егетләре — Илшат Хәйретдинов һәм Шамил Корманов.

Бәйге шартлары буенча, җиңүченең һәркайсына 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла. Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы бренды логотибы әлеге авторларның логотиплары нигезендә эшләнәчәк. 

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев