Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Иске Татар бистәсен үстерү концепциясен федераль конкурска тәкъдим итәчәкләр

Казанның тарихи үзәген Таҗи Гыйззәт урамыннан Вахитов мәйданына кадәр төзекләндерү һәм сәнгатьчә бизәү күздә тотыла.

«Шәһәр үзәгенең туристлык коды» федераль конкурсына Казанның Иске Татар бистәсендәге 100 гектар территорияне үстерү концепциясен тәкъдим итәчәкләр.

Концепция нигезендә, Казанның тарихи үзәген Таҗи Гыйззәт урамыннан Вахитов мәйданына кадәр төзекләндерү һәм сәнгатьчә бизәү күздә тотыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

«Иске шәһәр» префектурасы билгеләп үтелгәнчә, төп максат – Казанның тарихи үзәгенең бердәм туристик стилен булдыру. «Бу заманча навигация системасы һәм туристик сукмаклар, интерактив объектлар һәм мультимедиа комплекслары белән киңлек булачак», - дип ассызыкладылар «Иске шәһәр» префектурасында. Шулай ук проектта тарихи биналарны яктырту, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру каралган, диелә хәбәрдә.

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев