Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Җирле дизайнерлардан өс киемнәре, аудиоэкскурсия һәм театраль променад: быел «Печән базары» нәрсә белән гаҗәпләндерәчәк

Заманча татар мәдәнияте фестивале үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә.

30 нчы июльдә Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буенда «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Программада – дизайн-маркет, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, лекцияләр, театраль променад, аудиоэкскурсия, кино күрсәтү, концерт һәм башка чаралар бар.

«Бүген инде фестиваль үзенең төп максатына – татар киемен популярлаштыруга иреште дип ышанып әйтергә була. Соңгы елларда татар стильле киемнәре модага ышанычлы керде, татар дизайнерлары саны шактый артты – ун ел элек, фестивальне үткәрүнең беренче елында, маркетта 12 оста катнашты, аларны без үзебез эзләп, фестивальдә катнашучылар белән таныштырдык, соңгы елларда безгә 400 дән артык гариза килә», – ди «Печән базары» фестиваленә нигез салучыларның берсе, җәмәгать эшлеклесе Гөлназ Бәдретдинова.

Быелгы фестивальдә заманча татар дизайнерлары, рәссамнар, кулинарлар, музыкантлар һәм башка креатив индустрияләр вәкилләренең эшләрен күрергә мөмкин булачак. Дизайн-маркет һәм фуд-корт үз эшен 12:00 сәгатьтә башлаячак һәм 21:00 сәгатьтә төгәлләячәк.

Моннан тыш, «Печән базары»нда лекцияләр тыңларга, заманча татар мәчетенең нинди булырга тиешлеге хакындагы дискуссиядә катнашырга, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү турында дүрт риваятьне белергә, шулай ук татар әдәбияты, журналистика һәм фән вәкилләре арасында онытылган исемнәрне ишетергә мөмкин булачак.

Театраль променад Фатыйх Әмирханның танылган повесте герое Фәтхулла хәзрәтне җанландырачак, ул фестиваль кунаклары белән бергә Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буе буйлап йөриячәк.

Быел фестиваль өчен махсус татар телендә аудиогид эшләнгән – җәяүлеләр һәм Түбән Кабан күлендә ял итүчеләр өчен Иске Татар бистәсе буенча тарих, кешеләр, биналар турында түләүсез аудиоэкскурсия оештырылачак.

Балалар мәйданчыгы аерым эшләячәк, анда төрле мастер-класслар планлаштырылган. XVIII-XX гасырлар чорындагы татар йорты кебек фотозона ясалачак. Фестиваль яшь татар режиссерлары фильмнарын карау һәм концерт белән тәмамланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фестивальнең тулырак программасы белән Telegram-каналда һәм «Вконтакте» социаль челтәрендәге берләшмәдә танышырга мөмкин. Шулай ук чара программасы турында сөйли торган бот оештырылды.

38 илдән, Россия Федерациясенең 80 ләп төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан килгән Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатлары фестиваль кунаклары булачак.

2013 елдан бирле үткәрелә торган фестиваль быел үзенең ун еллыгын билгеләп үтә һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм Татарстанда 2022 елда игълан ителгән цифрлаштыру елына багышлана.

Фестивальне Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра, партнерлар – Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Башкарма комитеты, Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе, «Иске шәһәр» префектурасы.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев