Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

И.Метшин: «Кыш Бабайга хат» акциясе шәһәрнең яхшы традициясенә әйләнде»

Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган балаларның теләкләре белән Яңа ел чыршыларын шул исәптән Казан Башкарма комитеты һәм район администрацияләре биналарына урнаштырачаклар.

15-нче декабрь көнне Казанда «Кыш Бабайга хат» шәһәр хәйрия акциясе старт ала. Быел ул унынчы тапкыр узачак. Акциядә катнашырга теләүчеләр катлаулы тормыш хәлендә калган балаларның теләкләре язылган тәбрикләмәләрне сайлый һәм аларның кечкенә хыялын тормышка ашыра алачак. «Без һичшиксез бу акциядә катнашачакбыз. Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре моны ел саен һәм чын күңелдән эшли. Әйтергә кирәк, андый бүләкләр бүләк итү – зур бәхет ул. Без бит барыбыз да балачагыбызны, Яңа елны һәм бәйрәм могҗизасын ничек көткәнебезне яхшы хәтерлибез. «Кыш Бабайга хат» акциясе шәһәрнең яхшы традициясенә әверелде», – диде бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.

Шәһәр башлыгы быел акциягә тагын да күбрәк кеше кушылыр дигән ышаныч белдерде. Кыш Бабайга хат язган һәм теләк теләгән барлык балалар да үз бүләкләрен алыр дип ышанам. Кызганычка каршы, кайбер балаларның инде кечкенәдән үк тормышта кыенлыклары җитәрлек. Аларны дәртләндереп җибәрергә, күңел җылысын бүләк итәргә һәм һичшиксез өмет бирергә кирәк».

 

Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты башлыгы Минтимер Ногманов сөйләгәнчә, күп балалы, аз керемле гаиләләрдән булган, социаль куркыныч хәлдә калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар, шулай ук 3 яшьтән 12 яшькә кадәрге даими рәвештә социаль учреждениеләрдә булган балалар үз теләкләре белән уртаклашачак. Моннан тыш, быел акция приютларда тәрбияләнүче ятим балаларны, шулай ук хәйрия фондларында тәрбияләнүчеләрне, мөмкинлекләре чикле булган балаларны колачлау планлаштырыла. «Балалар Кыш Бабайга Яңа елга нинди бүләк алырга теләүләре турында теләкләр язачак. Алга таба, хатлар Яңа ел чыршыларына эленәчәк – теләгән һәр кеше аларны ала һәм баланың хыялын тормышка ашыра алачак», – дип аңлатты М.Ногманов.

Барлыгы 6 яңа ел чыршысы урнаштырылачак. Төп чыршы Казан Башкарма комитеты бинасында урнашачак, калганнары – район администрацияләре биналарында. Моннан тыш, быел акцияне «Ак Барс» хоккей клубы да хуплады – Яңа ел чыршысы боз аренасы холлында үз бозындагы матчлары вакытында торачак. «Боз аренасы холлында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларның – «Трамплин» хәйрия фонды тәрбияләнүчеләренең, ә Казан Башкарма комитетында – «Дуслык» үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең тәбрикләмәләрен табарга мөмкин булачак. Шулай ук һәр администрациягә 50-шәр бала беркетеләчәк, – дип өстәде спикер.

Теләге булган һәркем баланың тәбрикләмәсен онлайн сайлый алсын өчен акциянең Instagram-аккаунтын эшкә җигү планлаштырыла. Шунда ук Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең хатлары бастырылачак.

Хәзерге вакытта тәбрикләмәләрнең стандарт макеты эшләнә, шуннан соң алар тутыру өчен балаларга тапшырылачак. Идел буе районы балалар йортына һәм «Дуслык» үзәгенә бүләкләрне Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре алып барачак, калганнарын район администрацияләре һәм «Ак барс» хоккей клубы вәкилләре илтәчәк, дип планлаштырыла.

Акция 28-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Искәртеп узабыз, аны уздыру чорында 1,5 меңнән артык бала  теләгән бүләкләрен алган, аларның гомуми суммасы 4 млн. нан артык булган.

 

Камилә Гобәйдуллина

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X