Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илсур Метшин: Казан Сабан туенда 175 меңнән артык кеше катнашты

ТР башкаласы Мэры бәйрәмне оештыруда һәм уздыруда катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде

Узган ялларда Татарстан башкаласында төп милли бәйрәм – Сабантуй билгеләп үтелде. Дүрт мәйданчыктагы чаралар 175 меңнән артык кешене берләштерде, Мирный поселогындагы мәйданчыкта гына да Казанның 110 меңнән артык кешесе һәм кунаклар җыелды. Шәһәр Мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

«Зур эш башкарылды. Иң мөһиме, барысы да төп кунакларның – казанлыларның яхшы кәефе белән үтте. Мин аларга рәхмәт әйтәсем килә. Кешеләр бәйрәмне рәхәтләнеп карадылар, балалары һәм оныклары белән килделәр, ял иттеләр», – диде шәһәр башлыгы. Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Сабантуйда хокук бозулар теркәлмәгән. 

«Бу күпмилләтле халкыбызның югары культурасы, ял һәм бәйрәм итә белүе турында сөйли», – дип билгеләп үтте Мэр. 

Илсур Метшин, республика районнарыннан килеп, утарларда концерт программалары, бәйрәм сәүдәсе, күргәзмәләр оештырган коллегаларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бу бик зур эш. Тагын бер кат без күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, гореф-гадәтләрне яратуын һәм хөрмәт итүен күрсәттек. Киләчәктә дә моның өстендә эшләячәкбез», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Ул шулай ук Сабантуйда җәмәгать тәртибен саклаган хезмәтләргә рәхмәт белдерде. 

Исегезгә төшерәбез, быел Сабантуйны дүрт мәйданчыкта билгеләп үттеләр. Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм хөрмәтле кунаклар Мирный поселогындагы Каенлыкта урнашкан үзәк мәйданда булдылар

 

Фото: Марат Мөгыйнов

 

Юлия Летникова

KZN.RU

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев