Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илсур Метшин Идел буе районында яңа мәктәп төзелеше барышын тикшереп кайтты

Бинадагы эшләр 56% ка үтәлгән – 1 нче сентябрьгә мәктәп беренче укучыларны кабул итәчәк.

Яңа уку елына Казанның Идел буе районында Рауис Гәрәев урамында 1501 урынга исәпләнгән яңа мәктәп үз ишекләрен ачачак. Бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин төзелеш барышын тикшереп кайтты. Хәзер отделка һәм инженерлык эшләре бара, шулай ук эшне фасадтагы эшләр тәмамланып килә. Объектта барлыгы 225 кеше эшли.

 

«Казан үсешен дәвам итә, һәм Идел буе районы – иң тиз үсә торган районнарның берсе. Мәктәп төзелә торган микрорайонда яңа йортлар һәм комплекслар барлыкка килә, – дип билгеләде шәһәр башлыгы. – Бу бинаны укучылар һәм ата-аналар бик көтә. Без гамәлгә ашыра торган проект барлык заманча таләпләргә туры килә һәм сентябрьдә без монда укучыларны көтәбез», – диде шәһәр башлыгы.

 

 

Хәзер 2019 елда ачылган 186 нчы «Перспектива» лицеенда 1224 укучының проект куәте астында 2351 бала укый. Узган елның мартында төзелә башлаган яңа корпус лицейның төп бинасын бушатырга һәм яңа укучылар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк – хәзер микрорайонда яңа йортлар төзелә.

Илсур Метшин мәгариф учреждениесенең дизайн-проекты белән танышты, мәктәпнең педагогик коллективы тәкъдимнәрен исәпкә алып, төзәтмәләр кертергә кирәклеген билгеләп үтте. «Мәктәптә балаларны үстерү, аларның белем алуы, физик активлык һәм сыйныфтан тыш эше өчен барысы да булырга тиеш. Проектны дизайнерлар, педагоглар һәм профильле белгечләр белән диалогта эшләргә кирәк», – дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.

 

 

Исегезгә төшерәбез, 1 нче сентябрьгә әзер булачак 1224 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәп Яңа Савин районында төзелә. Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 169 муниципаль мәктәп эшли. Шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә барлыгы 166 меңнән артык укучы белем ала.

Күчмә киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов һәм башкалар катнашты.

 

Татьяна Марюхова

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев