Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илшат Әминов коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация кертүне яклап чыгыш ясады

Татарстан Дәүләт Советы депутаты фикеренчә, мәҗбүри вакцинация турындагы карар никадәр тизрәк кабул ителсә, шуның кадәр күбрәк кеше тормышын саклап калып булачак.

Бары тик мәҗбүри вакцинация генә коронавирус инфекциясеннән күмәк иммунитетка ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Кешеләр – шул ук хайваннар алар, «көтү законы» буенча аларның 60 проценттан артыгы прививка ясатырга тиеш, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бу фикерем өчен мине тәнкыйть утына тотачаклар. Безнең мәҗбүри вакцинациядән башка бүтән юлыбыз юк... Мин биредә доктор Мясников белән (ул «кешеләр – шул ук хайваннар алар» дигән иде) 100 процент килешәм. Көтү законы буенча, күмәк иммунитетка ирешү өчен көтүдәгеләрнең 60 проценттан артыгы прививка ясатырга тиеш. Әгәр аңгыра сарыкка һәм, гафу итегез, сыерга инде берни дә аңлата алмыйсың икән, аларны тулы бер көтүнең исән калуы хакына мәҗбүр итәргә кирәк», - диде Әминов җирле телевидение эфирында.

Ул әлеге фактның Homo sapiens эволюциясе белән раслануын билгеләп үтте һәм мәҗбүри вакцинация турындагы карар никадәр тизрәк кабул ителсә, шуның кадәр күбрәк кеше тормышын саклап калып булачагын искәртте. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X