Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе ияләре билгеле

Премия өч иҗатчыга билгеләнгән.

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе өч иҗатчыга биреләчәк. Аларның кандидатуралары буенча карар бүген конкурс комиссиясе утырышында кабул ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

Конкурс комиссиясе рәисе — Васил Шәйхразиев. Комиссиягә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә абруй казанган шәхесләр кергән, шул исәптән халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов һ.б.

Комиссия карары нигезендә, «Вокал» номинациясендәге «Хатын-кыз тавышы» өчен премия профессиональ җырчы Резеда Галимовага билгеләнгән. Шул ук номинациядә «Ир-ат тавышы» премиясен Филүс Каһиров алачак. «Халыкчан җырчы» номинациясендә премия Флер Шакировка бирелә.

Премияләрне тапшыру тантанасы Илһам Шакировның туган көнендә февраль аенда булачак, диде Васил Шәйхразиев.

Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2020 елның 22 августында гамәлгә куелды.

Премия 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырылачак.

 

Алсу Исмәгыйлева

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев