Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе

2020 елның III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе дәвам итә.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Бәйге 4 этаптан тора.

Беренче этап — Татарстан районнары авылларында, регионнарда һәм чит илләр татар иҗтимагый оешмаларында 2020 елның 10 ноябренә кадәр уздырыла.

Икенче этап — Татарстан районнарында, регионнарда 1,2,3 урын алган катнашучылар арасында 10 декабрьгә кадәр 15 зонада уздырыла. Әлеге зоналар: Чиләбе, Оренбург, Башкортостан, Ульяновск, Киров, Свердлау, Иваново, Томск регионнары зонасы. Татарстан Республикасы буенча Бөгелмә, Тукай, Алексеевск, Тәтеш, Кукмара районнары һәм Казан шәһәре зоналары.

Өченче этапка узган катнашучылар мәртәбәле жюри карамагына тапшырыла. Әлеге этап берничә көн дәвамында видеоформатта узачак.

Өченче этапны узган бәйгедә катнашучылар дүртенче этапка, финалга Казан шәһәренә февральдә чакырылачак. Конкурска кагылышлы барлык мәгълүматлар да Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында һәм конкурсның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында (Instagram, ВКонтакте) урнаштырылачак.

Әтнә муниципаль районы Күәм урта гомуми белем мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Хәнәфиев Илвир Илнар улы М.Җәлилнең «Ышанма» шигырен укый.

 

 

 

"Мәгариф"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев