Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Гүзәл Төхвәтова: Сәхибҗамал Гыйззәтуллина Тукайның шаярып шалтыратуына үпкәләгән булган

«Мин барып, «кем?» дип соравыма, телефон аша берәү: «Ник янасың, ник көясең, Кайчан да син үлмисең!» – дип бер җыр әйтте», - дип яза актриса.

Габдулла Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова «Габдулла Тукай һәм татар театры» экскурсиясендә беренче профессиональ татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның истәлекләрен сөйләде.

«Тукай шаярырга яраткан. Ул абонемент кенәгәсендәге теләсә нинди номерга шалтыратып, үзенең шигырьләрен укый торган булган. Моны хәзер реклама дип тә аңлап була. Бервакыт ул шулай беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга шалтыраткан һәм бер шигырь укыган. Волжская истәлекләрендә Тукайга үпкәләве турында яза», - диде ул экскурсиядә.

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская истәлекләрендә Тукайның шигырь юлларын да китерә. «Мин барып, «кем?» дип соравыма, телефон аша берәү бер җыр әйтә: «Аклы ситса күлмәгеңне/ Ник туйганчы кимисең? / Ник янасың, ник көясең, / Кайчан да син үлмисең!» Җыр бетүгә телефонда сүз өзелде. Мин гаҗәпләнеп калдым», - дип яза.

Артистлар: «Без ничек тә чыдарбыз, без — ирләр, ә менә Волжскаяга читен, ул яшь кыз бала, ул бик уйлана! — дигәннәр. Бераз утыргач, Тукай китәргә җыенган һәм, телефонга килеп, мине чакырткан да югарыда, китерелгән җырны әйтеп чыгып киткән. Моның белән ул артистларны үз итеп каравын, аларның шул чактагы авыр тормышына керә белүен аңлата иде. Ул соңгы көненә чаклы артистларның дусты, сәхнә дусты булды», - дип искә ала актриса.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев