Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Гүзәл Сәгыйтова: «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын масштаблырак дәвам итәргә кирәк

Казанның кырык мәктәбендә танылган артистлар, дикторлар, профессиональ хореографлар балаларга сөйләм осталыгы һәм бию хәрәкәтләре өйрәткән.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова мәктәпләрдә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын масштаблырак дәвам итәргә кирәклеген әйтте.

Бүген Казанның 180нче гимназиясендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларының йомгаклау чарасы узды. Быел дүрт ай дәвамында – февральдән алып майга кадәр Казанның кырык мәктәбендә танылган артистлар, дикторлар, профессиональ хореографлар балаларга сөйләм осталыгы һәм бию хәрәкәтләре өйрәткән. Бүген танылган шәхесләрдән дәресләр алган балалар сәхнәдә үз осталыкларын күрсәтте.

Кырык мәктәпнең һәрберсендә егерме мастер-класс узган. Балалар белән барлыгы утыз ике белгеч шөгыльләнгән. Остазларның кайберләре икешәр мәктәптә дәрес биргән. Остазлар рәтендә Тинчурин театры артистлары Зөлфия Вәлиева, Резеда Сәләхова, Илфак Хафизов, Гөлназ Нәүмәтова, Камал театры артистлары Артур Шәйдуллин, Алмаз Гәрәев, Ришат Әхмәдуллин, Миләүшә Шәйхетдинова, Кариев театры артистлары Гөлназ ГалимуллинаРузанна Хәбибуллина, биюче Гөлсинә Галимуллина һәм башка күренекле шәхесләр булган.

«Без былтыр май аенда паркларда һәм скверларда кыяр-кыймас кына «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын башлап җибәргән идек. Хәзер ул мәктәпләргә үтеп керде. Күмәк биюләрдә балаларны күрүе бик сөендерә. Киләчәктә аны тагын да масштаблырак итеп, фестиваль рәвешендә дәвам итәргә кирәк», - диде Гүзәл Сәгыйтова.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектлары Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылган. Ул җиде йөзгә якын мәктәп укучысын җәлеп иткән.

«Безнең заманнарда мәктәпләрдә мондый чаралар үтми торган иде. Бәхетле бүген сез», - дип мөрәҗәгать итте Резеда Сәләхова чарада катнашкан балаларга.

Бүгенге чара биюләр һәм кыска театр куелышлары белән үрелеп барды. Иң мөһиме, балалар белән эшләү татар телендә барган.

 

 

«Мәктәпләрдә театр түгәрәкләрен, гадәттә, татар теле укытучылары уздыра. Мин аларга ярдәмгә профессиональ артистларны җибәрергә иде дип хыялландым. Ниһаять, хыялым тормышка ашты. Менә ул профессиональ десант. Мәктәпләрдә театр тармагын киңәйтеп җибәрсәк яхшы булыр иде», - диде Татарстанның Халык артисты Зөлфия Вәлиева.

 

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев