Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Гает алдыннан “Зәкят” фонды 2 авыру балага ярдәм йөзеннән акча җыюны игълан итте

Корбан гаетенә берничә көн вакыт калып бара. Мөэмин-мөселманнарның олуг бәйрәме алдыннан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды авыру балалар өчен күпьеллык гадәт буенча “Без синең белән!” дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан итә. Матди ярдәмне быел ике сабый көтә.

Беренче бала – 12 яшьлек Артур Саврандеев. Малайда ДЦП һәм спастик тетрапарез. Ул бик кызыксынучан, хезмәт сөючән, әмма шул ук вакытта бик нечкә күңелле бала. Йөрергә өйрәнергә тырыша, барлык биремнәрне үҗәтлек белән үти. Авыру булуга карамастан, Артур бик күп шигырьләр укый, бик тә язарга өйрәнергә тели. Әмма куллары калтырап торгач, аңа авыррак. Бала гел үсештә булсын өчен, даими рәвештә тернәкләндерү курслары узарга кирәк. Тернәкләнү курсының бәясе 60 000 сум.

Артурга берничә юл белән ярдәм итәргә мөмкин:

1) 2202 2023 1170 3866 Саклык банкы картасына акча күчерү (Ильнар Равилевич Р.).

2) 7715 номерына (50 сум) ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр җибәрергә кирәк, шулай ук үзең җибәрергә теләгән сумманы язарга була, мисал өчен ЗАКЯТ 300

3) www.zakyatrt.com сайты аша.

Икенче бала – Ислам Курмашев. Малайда Үзәк нерв системасының перинаталь патологиясе, тумыштан сул якка аксаклык, ЗПРР... Бер яшьтән бирле ул хастаханәләрдә тернәкләнү курслары уза һәм дәвалана, массажга, дәвалау физкультурасына, дефектологка, логопедка йөри. Ул гел нинди дә булса яңа нәрсә үзләштерергә омтыла. Быел малайга 8 яшь тула. Аңа даими рәвештә тернәкләнү курслары узып торырга кирәк. Бераз гына өзеклек булса да, ирешелгән уңышлар юкка чыгачак. Исламга, яшьтәшләрен куып җитү өчен, әле бик күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк. Малайны әнисе берүзе тәрбияли. Тернәкләнү узу бик кыйммәткә төшә, шуңа күрә бу гаилә безнең ярдәмгә мохтаҗ. Чираттагы тернәкләнү курсы 60 000 сумны тәшкил итә.

Исламга берничә юл белән ярдәм итәргә мөмкин:

      1. 5469 9801 5775 7903 Саклык банкы картасына акча күчерү (Ильнур Махмутович А).

      2. 7715 номерына (50 сум) ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр җибәрергә кирәк, шулай ук үзең җибәрергә теләгән сумманы язарга була, мисал өчен ЗАКЯТ 300

      3. www.zakyatrt.com сайты аша.

 

Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев