Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия Конституциясе көне белән котлады

Россия Федерациясенең Төп законы 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан татарстанлыларга котлау мөрәҗәгате юллады.

«Хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

Моннан егерме җиде ел элек, 1993 елның 12 декабрендә, Россия дәүләте күпгасырлык тарихында беренче мәртәбә гражданнарның күпчелеге тарафыннан хупланган үзенең Төп законына ия булды.

Вакыт агышында чорлар алмаша, сәяси строй һәм дәүләт институтлары үзгәреш кичерә. Әмма илебез гасырлар буена нык басып торган нигез — уртак рухи-әхлакый кыйммәтләр, тарихи дәвамчанлык, милли суверенитет һәм этникара бердәмлек — үзгәрешсез кала. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның башлангычы белән быел Конституциягә кертелгән төзәтмәләр бу нигезне тагын да ныгытты. Алар, Төп законның асыл өстенлекләрен — территориаль бөтенлекнең ныклыгын, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауны, социаль гарантияләрнең күплеген, Россия халыкларының мәдәни мирасын саклап калуны һәм арттыруны раслап, Россиянең бүгенге дөньядагы роленең үсешен чагылдырды… Төзәтмәләр гавами хакимиятне оештыруның һәм аның эшләвенең барлык дәрәҗәләренә кагылганга күрә, дәүләт идарәсе системасы да яңартыла.

2020 елның 1 июлендә узган Гомумроссия тавыш бирүдә татарстанлылар Россия Федерациясе Конституциясенә тәкъдим ителгән үзгәрешләрне югары дәрәҗәдә яклауларын күрсәттеләр. Хәзерге вакытта төзәтмәләр кабул ителә торган федераль законнар аша тормышка ашырыла. Республика законнарына да берникадәр үзгәреш кертеләчәк. Парламентыбызда бу юнәлештә планлы һәм системалы эш инде алып барыла.

Татарстан — Россия Федерациясенең дәүләт бөтенлеген эзлекле рәвештә яклаучы, иң көчле һәм динамик үсештә булган субъектларның берсе. Күпмилләтле бердәмлек һәм конфессияара татулык идеяләрен барыбызның да яклавы, демократия һәм федерализм принципларына тугрылык көчле һәм нык дәүләт төзүгә ышанычлы адымнар белән барырга ярдәм итә. Ышанам ки, Конституция нормаларын һәм нигезләмәләрен төгәл үтәсәк, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен һәрдаим җаваплылык тоеп яшәсәк, без сынауларның барысын да җиңеп чыгачакбыз!

Шушы истәлекле көндә барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе хакына алга таба да нәтиҗәле эшләвегезне телим!», диелгән Дәүләт Советы Рәисе котлавында. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев