Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Фермерлар - Казанны, шәһәрнекеләр авылны сагынган

Татарстан башкаласының Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән мәйданда 13 мартта ярминкә гөрләде. Һава шактый салкын булса да, халык Сабантуйдагы кебек күп. Казанда ярминкәләр һәр шимбәдә 24 апрельгә кадәр барачак.

Биектау, Балтач, Кукмара, Буа, Кайбыч, Яңа Чишмә, Зәй районнары фермерлары, шәхси хуҗалыклары һәм кооператорлары үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен, кондитер ризыкларын мулдан алып килгәннәр. Республиканың эре агропредприятиеләреннән: “Казан тегермәне” - он, Буа шикәр заводы - шикәр комы, “Нармонка” белән “Майский” – яшелчәләр тәкъдим итә. Иң мөһиме, бәяләр сәүдә челтәрләрендәгедән һәм базарлардагыдан күпкә арзан. Ләкин продукция сыйфаты югары, һәр товар ярминкәгә ветеринария тикшерүе үтеп чыгарыла.

Яңа Чишмә районының Ак бүре авылыннан Ильяс Сәхабетдинов ат ите сата, аңа улы Ирек ярдәм итеп тора.
- Хуҗалыкта атлар асрыйбыз. Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 10 ел катнашам инде. Сөенеп киләбез сату итәргә, продукцияне акчага әйләндерү мөмкинлеге бит, - дип, канәгать хистә сөйләде Ильяс Сәхабетдинов. Студент улының янәшә булуына, сәүдә тәҗрибәсе туплавына да куана ата кеше. 

Хатын-кызлар сырып алган чатыр игътибарны җәлеп итте. Монысында шул ук Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылыннан Фәнил Исмәгыйлов сөт, каймак, эремчек, корт-тура сата икән. Өстәленә күгәрчен кадәрле кош түшкәләре, аклы-каралы сәер шарлар тезеп куйган.
- Бүдәнә итләре һәм йомыркалары болар, - дип көлеп җавап кайтарды Фәнил Исмәгыйлов. - Иптәш фермер асрый әлеге кошларны. Сигез сыер тотабыз, тырыш кеше авылда да матур тормыш алып бара ала. 

Ярминкә бәяләрен күздән кичердек. Сыер ите (килограммнарда) - 290-340 сум, ат ите - 360-370 сум, бәрәңге - 20 сум, кызыл чөгендер - 16 сум, кәбестә - 14 сум, шикәр комы - 42 сум, он - 25 сум. 

Казанда ярминкәләр һәр шимбәдә 24 апрельгә кадәр барачак. 

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев