Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Эмиль Гарипов «Ак Барс»ка каршы беренче уенында отты

«Ак Барс» хоккейчылары «Авангард» командасына буллит бәрү сериясендә җиңелде.

 Бүген Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясенең ике лидер командасы очрашуында «Ак Барс» җиңелде. Казанның «Ак Барс»ы Омск шәһәренең «Авангард» командасы белән көч сынашты. Матч исәбе — 2:1.

«Авангард» капкасын 12 ел «Ак Барс»та уйнаган Казан егете Эмиль Гарипов саклады, ул 2019 елның ноябрь аенда «Авангард»ка күчте. Капкачы Эмиль Гариповка беренче тапкыр «Ак Барс»ка каршы уйнарга туры килде.

Әлеге уен «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Фисенко өчен Континенталь хоккей лигасында 400нчесе булды. Бүгенге матчта бозга «Ак Барс» сакчысы Андрей Педан чыкты, ул, җәрәхәт алып, 6 декабрьдән бирле уйнамаган иде.

Беренче период. Өченче минутта «Авангард» уенчысы Валентин Пьянов алка кертте, әлеге гол видеокабатлаудан соң саналды (1:0).

Икенче периодта алка кертүчеләр булмады.

Өченче периодның ахырына хәтле 13 секунд калганда, «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне тигезләштерә алды (1:1). Өстәмә вакыт — овертаймда да тигез исәп сакланды. Буллит бәрү сериясендә өстенлекне «Авангард» алды.

Командалар составы:

«Авангард»:

Гарипов (Бобков);

Андригетто — Макмиллан — Бек, Бондарев — Покка;

Шумаков — Семёнов — Кошелев, Емелин — Франсон;

Пьянов — Зернов — Широков, Мартынов — Войнов;

Грачёв — Стась — Дедунов, Спиценко.

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Билалов);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — Воронков — Зарипов, Викстранд — Педан;

Э. Галимов — Фисенко — Лукоянов, Рукавишников — Лямкин;

Дыняк — А. Галимов — Санников (Галузин), Фазылҗанов.

13 февраль көнне «Ак Барс» Ригада «Динамо» командасы белән көч сынашачак. Матч 20:30 сәгатьтә башлана.

 

Гөлия Хәсбиуллина

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев