Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Екатерина Климова «Казан тавышлары» турында: «Әлеге җәйге кич тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк иткәндер дип ышанам»

Кремль урамында Шәһәр көне алдыннан уникаль музыкаль-театральләштерелгән перформанс узды.

Кичә кич белән Мэрия бинасы «Голоса Казани – Казан тавышлары» уникаль музыкаль-театральләштерелгән перформанс үткәрү урынына әверелде. Аның диварларында төрле төстәге утлар ярдәмендә картиналар барлыкка килде, балконнан Казан театрларының әйдәп баручы актерлары башкаруында татар һәм рус шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады, алар С.Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры башкаруындагы җанлы музыка белән гармонияле үрелеп барды. Матур тамашаны карарга шәһәрнең күп санлы халкы һәм кунаклары җыелды. 

 

 

Мэрия бинасы видеомэппинг технологиясе ярдәмендә әсир иткеч бизәкләр белән бизәлеп, музыка яңгырагач балконнарның берсендә перформансның төп персонажы пәйда булды, аны ТР халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Искәндәр Хәйруллин башкарды. Тамашаның төп герое Казанда инде 300 елдан артык гомер кичерә. Ул «Балкон – фатирның бер өлешеме яки урамныкымы, әллә чүп-чар җыелып ята торган урынмы яки илһам туа торган җирме?» дигән катлаулы сорауга җавап эзли. Аның фикерен башка артистлар да күтәреп алды – алар иҗаты шәһәр белән бәйле шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар. Тамашачылар Владимир Маяковский, Евгений Евтушенко, Роберт Рождественский, Мөдәррис Әгъләмов, Николай Заболоцкий, Ренат Харис, Эльмира Зәйналова, Лилия Гыйбадуллина, Наталья Тарвердян, Равил Бохараев, Роза Кожевникова, Алексей Остудин, Сергей Малышев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Резеда Гобәева язган әсәрләрне ишеттеләр.

 

«Бүген Мэрия балконнары казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен театраль сәхнә булды. Театрда спектакльләр чыгару буенча җитди эш алып барылуга карамастан, артистлар мондый чаралар өчен һәрчак вакыт табачак. Бу искиткеч уйлап табылган һәм яхшы итеп тормышка ашырылган проект, мин анда бик теләп катнашам», - дип билгеләп үтте Татарстанның халык артисты, В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры актеры Илья Славутский. Бу кичтә ул Казан авторларының шигырьләреннән төзелгән «Казан трамвае» спектакленнән өзек укыды. Илья Славутский сүзләренә караганда, алга таба ул шәһәр үзәгендәге биналар балконнарында тулы кыйммәтле театр куелышын күрсәтергә теләр иде.

 

 

Кичәдә Роберт Рождественскийның «Хатын-кыз монологы»н театр һәм кино актрисасы Екатерина Климова укыды. Чыгыш ясаганнан соң аны хис-тойгылар биләп алды. Ул озак вакытлар бу әсәр белән чыгыш ясарга теләвен әйтте. «Оештыручылар шигырьләрнең перформанс өчен туры килүен әйткәч, мин шунда ук анда катнашырга ризалаштым. Казанга килүемә һәм бу кичәнең бер өлеше булуыма шатмын, - диде Екатерина Климова. – Мин тамашаның масштабына һәм артистларга шаккаттым, алар тамашачыларга үз хис-тойгыларын җиткерә алдылар. Бу команданың бер өлеше булу минем өчен зур дәрәҗә булды». 

Актриса өчен әлеге Казанга килү беренчесе генә түгел, ул Татарстан башкаласында эш буенча еш була һәм җирле актерлар белән аралаша. «Казан – матур туристик шәһәр, минемчә, күп кенә халык һәм кунаклар, үзәк буйлап йөргәндә мондый перформансны күреп гаҗәпләнгәннәрдер дип уйлыйм. Әлеге җәйге кич аларга көз көннәрендә сагынып искә алырлык, онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк иткәндер дип ышанам. Мондый чараларны гадәти булмаган форматта уздыру – бик шәп идея», – дип саный Екатерина Климова.

 

 

Перформанста шулай ук ТР халык артисты Елена Ряшина, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Ирек Хафизов, Ләйсән Фәйзуллина, В.Качалов театры артистлары Павел Лазарев, Алена Козлова, К.Тинчурин театры артистлары Резедә Сәлахова, Артем Пискунов, Г.Камал театры артисты Фәннур Мөхәммәтҗанов, Г.Кариев театры артисты Булат Гатауллин, Казан яшь тамашачы театры артисты Илфат Садыйков катнашты. 

«Мондый чаралар казанлыларга һәм шәһәр кунакларына шигърияткә якынлашырга, хәзерге заман авторларның иҗаты белән танышырга һәм теләсә кайсы вакытта актуаль булып кала торган классик әсәрләрне яңача укырга ярдәм итә, - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. - Оркестр башкаруында искиткеч җанлы музыка, профессиональ артистлар, вокалчылар һәм визуализация – болар барысы да безнең тамашачыларны битараф калдырмады. Тамаша вакытында ук «искиткеч», «шәп», «ышанмаслык», «матур» дигән сүзләрне ишетү бик кыйммәт тора!». Г.Сәгыйтова шәһәр җитәкчелегенә ышаныч белдерүләре, шулай ук театр артистларына, вокалчыларга һәм музыкантларга проектта катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

 

 

Перформанс артистларның уртак чыгышы белән тәмамланды, алар «Татарстан кунаклары» җырын башкардылар. 

«Искиткеч кичә! Шулкадәр эмоцияләр, шундый гадәти булмаган сәхнәдә шулкадәр актерлар. Бу тамашаның бер өлеше булуыма бик шатмын. Киләчәктә дә шәһәрдә мондый чаралар үткәрелер дип өметләнәм», – дип сөйләде Казанда яшәүче Вита Бабич. 

Исегезгә төшерәбез, «Голоса Казани – Казан тавышлары» перформансы Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көненә багышланган чараларның берсе булды. Бәйрәм программасы белән KZN.RU порталының махсус бүлегендә танышырга мөмкин.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев