Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Диңгезче композитор

Булачак композитор Роберт Андреев заманында өч ел гомерен Хәрби-диңгез флотына багышлап, корабта хезмәт иткән икән!..

Казандагы ДОСААФ бинасында композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге иясе Роберт Андреевның иҗат кичәсе узды. Аңа зал тутырып хәрби ветеран-диңгезчеләр килгән иде. Моның сере тиз ачылды. Булачак композитор Роберт Андреев заманында өч ел гомерен Хәрби-диңгез флотына багышлап, корабта хезмәт иткән икән!..

Тын океан дулкыннары егеттә көйләр язу сәләтен уятмаган, дисезме? Туган төбәге Сармандагы кебек биек күк йөзе, җем-җем итеп күз кысучы көмеш йолдызлар, иксез-чиксез Тын океанның дулкыннары – һәммәсе аңга, тәнгә сеңеп, әтисе Егор абый һәм әнисе Александра апаның тәрбиясен дәвам итеп, туасы җырларын, көйләрен җанында тибрәтә.

Егет өч ел Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәч, төзүче белгечлеге ала. Әлмәт шәһәренә кабат кайтып “Татнефть”кә эшкә урнаша. Оештыру сәләте булган хезмәткәрне мастер итеп билгелиләр. Җыр-моңга гашыйк гармунчы, җырчы, шигъри күңелле Роберт Андреевны 1982 елда Зәй районындагы “Ромашкино” шифаханәсенә мәдәни чаралар оештыручы итеп җибәрәләр.

Җанына якын эше канат куя: Роберт читтән торып Казан мәдәният институтын тәмамлый. Күңеленә якын шигырьләрне укыганда ук көйләрен нотага күчерә. Гөлшат Зәйнашева, Клара Булатова, Дамир Гарифуллин шигырьләрен укыганда ук, җырлары туа.

Роберт Андреев гомер юлында сиксәнгә якын шигырьгә җыр язган. Салават башкаруындагы “Мин яратам сине, Татарстан” җырын (Роберт Рәкыйпов сүзләре) тамашаны аеруча үз итте. Халык гимнына әверелгән җыр бит ул! Зөһрә Шәрифуллина, Хәния Фәрхи, Габидулла Хөрмәтуллин композитор Роберт Андреев җырларын мәңгеләштерде. Аның җыр­ларын яшь җырчылар да яратып башкара. Композитор очрашуда да үз җырларын башкарды. Чыгышын көчле алкышларга күмеп, Тын океан флоты ветераннары истәлекле бүләкләр тапшырды.

Владивостокта, Тын океан хәрби флотында ире, 1 ранг капитаны Фәрит Гыйз­зәт улы белән дистә еллар хезмәт иткән Римма Хатыйм кызы Нәгыймуллина турында да язып узам. Кичәдә композиторга Тын океан сувениры бүләк иткәндә хатирәләрен искә алды ул.

Ул 1978 елның августында иптәше Фәрит һәм улы Артур белән Русский остров утравына барып төшә. Парис бухтасы, ОВРА дигән хәрби шәһәрчектә (ОВРА – охрана водного района) яши башлыйлар. Кызлары Эльвира дөньяга килә. Ана 3 яшь тулгач, Римма Хатыйм кызы күрше шәһәрчектә элемтә мәктәбендә диңгезче, тегү остаханәсендә өлкән тегүче булып хезмәт итә башлый. Ике елдан иптәшен яңа частька күчергәч, икенче ярдагы Подножье шәһәрчегендә тормыш коралар. Р.Нәгыймуллина электр эшләре буенча механиклар мәктәбенә күчеп, хезмәтен дәвам итә. 1998 елда  беренче статья старшинасы, ә иптәше 1 нче ранг капитаны дәрәҗәсенә җитеп,  туган якларына әйләнеп кайталар.

Композитор Роберт Андреев кичәсенә менә шундый кызыклы шәхесләр килгән иде. Бу кичә кунакларны матур яшьлекләренә алып кайтты һәм дәртле иҗатка илһамландырды.

Равилә МӨБӘРАКШИНА.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев