Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Данис Шакиров: 1992 елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессының 8 съезды узды

Бүген Казанда «Берләшмә» форумы эшли башлады. Быел ул «Россия: мәдәниятләр күптөрлелеге, гражданнар бердәмлеге” темасына багышланган.

Анда коммерцияле булмаган оешма вәкилләре,активистлар, волонтерлар, журналистлар, бизнесменнар һәм җәмгыятьтә барган процессларга битараф булмаган кешеләр катнашачак. Фикер алышу барышында катнашучылар агымдагы шартларда милләтара элемтәләрне саклау юлларын тәкъдим итәчәкләр.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады. Ул чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән хезмәттәшлек итү эше турында сөйләде:

-Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үз эшчәнлегендә чит илләрдә яшәүче төрле категориядәге татар халкы белән эшләүгә аерым игътибар бирә.Беренче чиратта, бу чит ил татар оешмалары вәкилләренең Бөтендөнья татар конгрессының төп форумында – 5 елга бер тапкыр уздырыла торган съездларда катнашуы. Алар үзләренең 5 ел эчендәге эшчәнлекләренә йомгак ясыйлар һәм киләсе бишьеллыкка бурычлар билгелиләр.Шунысы мөһим: 1992 елдан башлап БТК ның 8 съезды узды.

 

 

Исегезгә төшерәбез,Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы Казанда 2022 елның 24- 25 августында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән узачак. Форумны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы оештыра.

 

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев