Мәдәни җомга

Данил Салиховның яңа эш урыны билгеле

Данил Салихов 2016-2021 елларда Татарстан язучылар берлеген җитәкләде.

Татарстан язучылар берлегенең элеккеге рәисе Данил Салиховның яңа эш урыны билгеле.

Драматург Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының әдәби бүлеген җитәкли. Мәгълүматны театр җитәкчелеге раслады.

Данил Салихов шушы көннәрдә яңа вазифасына кереште.

 

Данил Салихов — драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова, Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премияләре лауреаты. 2016-2021 елларда Татарстан язучылар берлеге рәисе иде, 62 яшь. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

"Татар-информ"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: