Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Дагыстанның атказанган артисты Болгарда Ак мәчет янында клип төшергән

Солтан Трамов Ак мәчет һәм Болгар ислам академиясе янында җырлый.

Дагыстан журналисты, ННТ телеканалы директоры Солтан Трамов Болгарда булды һәм «Жизнь как миг» җырына клип төшерде. Дагыстан Республикасының атказанган артисты музыкаль роликны үзенең инстаграм сәхифәсенә куйган.

«Минем исемем Солтан Трамов, һәм без Болгар ислам академиясенә килдек. Нәкъ менә монда киләсе клипны төшерү идеясе туды», — дип язган башкаручы.

Артист Ак мәчет һәм Болгар ислам академиясе янында «Жизнь как миг» җырын башкара. Тамашачылар күктән һәм төрле ракурслардан төшерелгән биналарны күрә ала.

Интернет-кулланучылар роликны ошаткан. «Бик шәп килеп чыккан», «Солтан, искиткеч булган! Рәхмәт Сезгә!», «Бик яхшы җыр, МашаАллаһ», дип комментарийлар калдырганнар. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев