Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Цифрлы Казан: шәһәрлеләрнең нинди файдалы сервислары бар

ТКХ мәсьәләләрен ничек хәл итәргә, парковка өчен ничек түләргә яки китапны китапханәгә кайтару вакытын кушымталар ярдәмендә ничек озайтырга – болар барысы турында KZN.RU материалында.

Смартфоннар барлыкка килү белән көндәлек бурычларны онлайн хәл итү гадәти күренешкә әверелде. Яңа сервислар даими рәвештә барлыкка килә һәм күп кенә шәһәрлеләр өчен алыштыргысыз ярдәмчеләр булып тора. Казанлылар KZN.RU порталы тезмәсендә нинди файдалы платформалар һәм кушымталардан файдаланырга мөмкин булуы турында белә алалар.

ТКХ мәсьәләләрен хәл итү һәм социаль объектларның үтемлелеген тикшерү

«Минем Казаным» чат-боты халык өчен шәһәрне чистарак һәм уңайлырак итәргә булыша. Монда ташландык машиналар, йортсыз этләр һәм кар чистарту турында гаризалар кабул ителә. Шулай ук чат-ботта казанлылар социаль объектның сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр өчен уңайлылыгын тикшерә ала.

Чат-бот Telegram хәбәрчесендә эшли. Заявка калдыру яки мәгълүматны ачыклау өчен, тема сайларга һәм цифрлы ярдәмче күрсәтмәләрен үтәргә кирәк.

Торак-коммуналь проблемалар, мәсәлән, фатирда җылылык яки су булмау, подвалны су басу яки эшләми торган домофон турында халык «Ачык Казан» системасы ярдәмендә хәбәр итә ала. Заявка теркәлгәннән соң аны үтәү статусын күзәтү һәм башкарыла торган эшләр белән танышу мөмкинлеге бар. Эшләрнең сыйфаты халыкны канәгатьләндерсә, заявка ябылачак. Шул ук хезмәттә счетчик күрсәткечләрен бирергә һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкин.

Система сайтта һәм кушымта форматында бар – аны Google Play һәм App Storeда йөкләп була.

Маршрутны планлаштыру яки машина кую өчен түләү

«Казан транспорт» мобиль кушымтасы автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар хәрәкәтен күзәтергә ярдәм итә. Монда җәмәгать транспортының кайчан тукталышка килүен күрергә мөмкин. Кушымта Google Play һәм App Storeда бар.

Автомобильчеләр өчен «Казан паркингы» кушымтасы эшләнгән. Аның ярдәмендә машина йөртүчеләр юл буендагы машина кую урыннары, машина кую киңлегенең сыйдырышлылыгын һәм хезмәт бәясе белән таныша, машина кую сессиясен озайта һәм туктата һәм иң мөһиме – машина кую өчен түли ала.

Кушымтаны Android, iOS һәм Windows Phone базалы җайланмалар өчен йөкләп була, инструкция сылтама буенча ачык.

Шулай ук казанлылар парковка өчен «Горпаровка» федераль челтәре кушымтасы ярдәмендә түли ала. Кушымта Android, iOS һәм AppGallery өчен ачык.

Сәламәтлекне күзәтү һәм миңнәрне тикшерү

Халәтегезне күзәтеп тору һәм табиб белән онлайн элемтәгә керү бушлай «Связь» сервисы ярдәмендә мөмкин. Хәзер аны йөкле һәм йөрәк-кан тамырлары авырулы казанлылар куллана. Хезмәттә көн саен үз хәлең турында мәгълүмат кертергә кирәк, ә дәвалаучы табиб сәламәтлек торышын күзәтәчәк һәм кирәк булганда элемтәгә керәчәк.

«Связь»не сайт яки мобиль кушымта (iPhone кулланучылары өчен) ярдәмендә кулланырга мөмкин. Сервиска керү мөмкинлеген табиб поликлиникада бирә.

Миңнәрне яки барлыкка килгән пигментларны тикшерергә теләүчеләр өчен «Про родинки» кушымтасы эшли башлады. Рисклар ачыкланса, кулланучыларның сервис ярдәмендә онкодерматологка кабул итүгә язылу мөмкинлеге булачак. Сервисны Google Rlay һәм App Storeдан йөкләтеп алып була.

Невусны тикшерү өчен аны фотога төшерергә һәм сурәтне «болыт»ка йөкләргә кирәк. Алгоритм нигезендә фотосурәтне ясалма интеллект бәяләячәк. Әгәр дә ул яман шеш авыруыннан шикләнелсә, фото ике онкодерматолог тарафыннан тикшереләчәк.

Китапны кире кайтару вакытын озайту, татар телен өйрәнү яки урам чыгышын броньлау

ТР Милли китапханәсенең Telegram-боты барлыкка килде. «Китапханә» интернет-ярдәмчесе ярдәмендә укучылар китапны кире кайтару вакытын озайта яки аның барлыгын тикшерә, шулай ук әдәбиятны кайчан кайтарырга кирәклеген искәртмә куя ала. Сервис рус һәм татар телләрендә эшли. Ботны сылтама буенча эшләтеп җибәрергә мөмкин.

Татар телен өйрәнү өчен «Без татарлар» бушлай курсы булдырылды. Аның ярдәмендә тәҗрибәле укытучылар җитәкчелегендә телне өр-яңадан өйрәнеп була. Курс татар теле, грамматика һәм дини риторика нигезләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә. Дәресләр проект сайтында һәм Android өчен кушымтада бар.

Музыкантлар, нәфис сүз осталары, актерлар һәм рәссамнар узган елдан «Art-проспект» платформасын куллана ала. Сервис шәһәр мәйданчыкларында чыгыш ясарга урынны броньларга мөмкинлек бирә – артистлар өчен барлыгы 26 урын каралган.

Чыгышның урынын һәм вакытын сайлау өчен, ЕСИА системасы аша платформада теркәлергә кирәк. Авторизациядән соң артистка шәхси профилен тутырырга, мәйданчык һәм иҗади эшчәнлек өчен вакыт сайларга кирәк. Шунда ук ул чыгышларын юкка чыгара ала.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев