Чирмешәннән Гомәровлар: "Өч тонна суган сатып, яңа трактор алдык"

"Суган акчасына стенка, суыткыч, диван алган да хәтердә", - ди хуҗа.
Чирмешән районы Кармыш авылыннан Габдулла һәм Мөслимә Гомәровлар быел 1,2 тонна баш суганы, 300 килограмм орлык суганы үстергән.
-Суган бакчаның 6 сутыен били, 4 сутыйда - баш суганы, 2 сутыенда орлык суганы үстердек, - ди Габдулла Гомәров. - Баш суганын август ахырына кадәр урнаштырып бетерергә планлыйбыз, аның 400 килограммы инде хуҗасын тапты да. Быел әле авыррак урнаша. Яшелчәне Түбән Кама, Әлмәт базарларына алып барам, даими алучыларыбыз да бар. Ә орлык суганын яз көне сатабыз.
Гомәровлар үткән ел 48 мең сумлык суган сатканнар, быел да 30 мең сумлап керем алырга планлаштыралар. Язын 10 мең сумлык орлык суганы урнаштырганнар тырыш яшелчәчеләр.
-Дөрес, мәшәкате күп, тик бергәләп эшләгәндә авырлыгы сизелми, җир эшкәртергә мотоблок бар. Утырту, утау, җыю эшләрендә бөтен гаилә катнаша, әле 86 яшьлек әти дә булыша. Балалар эшкә өйрәнә, акча табу серләренә дә төшенә, - ди суган үстерү остасы.
Гомәровларның уллары Булат инде биш еллап сарымсак үстерә. Быел да 175 килограмм уңыш җыйган бу яшелчәдән, аның инде 45 килограммы сатылган да.
Суган уңышын җыюга әлеге гаилә июль ахырында ук тотынган. Башта орлык суганын бәйләп элгәннәр. Баш суганны йолкып берничә көн түтәлдә киптергәннән соң, кисеп, ышык урында җилләтәләр.
- Элек суганны йорттан ук килеп ала иделәр. Хәзер алай күпләп җыючы юк, алсалар да, бик арзанга гына сорыйлар, зур хезмәт куйган яшелчәне 10-12 сумга бирәсе килми. Бу яшелчәне биш тонна саткан еллар да булды. 1993 елда өч тонна суган сатып, яңа Т-25 тракторы алдык. Суган акчасына стенка, суыткыч, диван алган да хәтердә, - ди хуҗа.
Уңган бакчачылар барына да өлгерә: 25 сутыйлы бакчаларында бәрәңге, кабак, азык чөгендере үстерәләр, пай җирләрендә печән игәргә дә вакыт табалар.
Кадрия Гамирова
"Безнең Чирмешән"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 06:15Вахит Имамов: Төп кайгыбыз – җанисәпСоңгы ун ел эчендә Башкортстанда алып барылган мәкерле сәясәт шактый сискәндерә.61003
-
26 гыйнвар 2021 - 18:27Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре билгеле булды «Чәчмә әсәр» юнәлешендә - Алинә Хәбибуллина, «Әдәби тәрҗемә» номинациясендә Азат Якупов җиңүче дип табылды.300
-
26 гыйнвар 2021 - 06:10Казан архивлар башкаласына әверелерме? Архив комитеты башлангычы белән документларны саклау, туплау, исәпкә алу яки рәсми эш кәгазьләрен файдалану кагыйдәләрен үтәмәгән өчен җәзалар кырысландырылган, штрафлар күләме ун тапкыр арттырылган.7000
-
25 гыйнвар 2021 - 19:16Сак булыгыз, түбәдән боз сөңгеләре ишелеп төшмәсен! Шәһәр халкы кайбер коммуналь хезмәтләрнең йорт түбәләрен чистартмауларына канәгатьсезлек белдерә. Алар әйтүенчә, кайчак, өстән кар төшү куркынычы булган урынны махсус лента белән урап та алмыйлар.7600
-
25 гыйнвар 2021 - 19:10Бөкедә 40 минут утырудан ничек котылырга? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган атнада республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.8700
-
25 гыйнвар 2021 - 18:57Бүген Татарстанда туган телләр айлыгы башланды Ай дәвамында иҗади бәйгеләр, китап күргәзмәләре, тематик кинолар күрсәтү һәм башка чаралар булачак.7500
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Татарлар Әфганстанның рәсми рәвештә танылган унбишенче халкы булырга мөмкин Онлайн-очрашу вакытында Әфган татарлары Васил Шәйхразиевтан татар теле курсларын оештыруда ярдәм сораган.7500
-
25 гыйнвар 2021 - 18:28Айдар Фәйзрахманов: Татар халкы үзенең нигезеннән аерылса, ул халык буларак юкка чыга Татар телен саклауда һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш, ди Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.12901
-
25 гыйнвар 2021 - 06:00Әдип романнарында тарихилык Аның әсәрләрендә татар тарихының реаль документлар һәм чыганаклар нигезендә торгызылган төп вакыйгалары турында сөйләнә.13901
-
24 гыйнвар 2021 - 07:00Яңа ел бүләге – Нәрсәгә тагы шуны чакырасың ул?! Нишләп мин бәйрәм саен аңа карап утырырга тиеш? Ичмасам ире булса икән!27502
-
24 гыйнвар 2021 - 06:00Илдус Гыйләҗев: Бездән башка дөнья моңсу калыр, Сагынырлык итеп китәрбез… «Һәм»нән башлап «хәм»гә барып җиттек, «Хам» да булыр, килеп терәлдек. Ник бозыла безне татар иткән Алты аваз – алты берәмлек?24205
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.15300
-
23 гыйнвар 2021 - 06:00Айга кырын карама (23-29 гыйнвар) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!14600
-
22 гыйнвар 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 2 (2021) Коеп куйган сәнгать әсәредер – Кукмараның көяз итекләре!15202
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.15300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика