Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Чирмешәндә чәйнекләр күргәзмәсе ачылды

Мемориаль үзәктә гадәти булмаган күргәзмә ачылды, анда төрле зурлыктагы, төрле төсләрдәге, төрле формалардагы чәйнекләр урын алган, аларның күпчелеге - Чирмешәндә яшәүче Татьяна Якимованың шәхси коллекциясеннән.

Акча, значоклар, открыткалар җыючы якташларыбыз турында язганыбыз булды, ә менә чәйнекләр коллекциясен туплаучы турында беренче тапкыр ишеттем.

-Берничә ел элек бер бик кызыклы формадагы чәйнек сатып алдым, менә шуңардан башланды да инде минем хобби, - диде Татьяна Алексеевна. – Бүген коллекциямдә 40 экспонат исәпләнә. Нигездә, ак төстәгеләргә өстенлек бирәм. Чит илдә ясалган экземпляр да бар, аны Таиландтан дуслар алып кайтканнар иде. Араларында ниндидер раритетлы, борынгылар юк дисәм дә, кызыклы, үзенчәлекле, гадәти булмаган формадагы чәйнекләрем шактый.

Якташыбыз чәй савытларын сатучыларны, нигездә, Интернеттан табып ала икән. Бәяләре – 1 мең сумнан башлана.

Мемориаль үзәк хезмәткәрләре күргәзмәне ачу чарасына килгән  беренче Чирмешән мәктәп укучыларын чәйнең һәм чәйнекләрнең тарихы, чәй эчү йолалары белән таныштырдылар, борынгы эчемлек белән сыйладылар да.     

Сүз уңаеннан, Татарстанда чәйнекләр җыю белән шөгыльләнүчеләр тагын бар икән. Бу турыда социаль челтәрләрдә мәгълүмат таптым. Әйтик, Саба районында яшәүче Гәүһәрия Әхмәтҗанова коллекциясендә 130лап шундый экспонат тупланган.

 

Гөлсирә Шәрифуллина

"Безнең Чирмешән"

 

 

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз! 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев