Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Чебиләр дә “зәңгәрләнә”: Саба, Теләчедә алдалап, төрле-төсле чебиләр сатканнар

Блогер, журналист Рәфилә Шәмсетдинова гаиләсе кызык та, кызганыч та хәлгә тап булган. Рәфилә социаль челтәрдә шул көннәрдә видео урнаштырды. Анда җирән, зәңгәрсу төстәге чебиләр төшерелгән. Беренче карашка бик матур булган бу йомры йомгаклар чынлыкта буялган икән!

- Безнең якта элек сатканнары юк иде, шуңа буялганын да белмәдек инде. Видеоны куйганнан соң бик күп кеше язды үземә дә. Сатучылар төрле районнарда йөри икән. Икенче көнне Сабада да матур чебиләрне сатып алучылар булган. Алар үскәч ак чебигә әйләнә, ак чеби генә түгел, ак әтәч булып үсәләр икән. Минем фаразларымча, әтәч чебиләрне арзан бәягә алалар да, буяп, токымлы дип саталар. Дөрестән дә андый токымлы тавыклар бар: зәңгәрсу төстә, җирән төстә. Тик аларның чебиләре башка төрле була икән. Ә бу бичара чебиләрне казанга салып, әвеш-тәвеш китереп, шундый куркыныч итеп буяганнар. Интернеттан карагач, бик кызгандым үзләрен, - ди Рәфилә.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев