Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Черек күл» паркында «Игелекле шугалак» хәйрия чарасы уздырылачак

Акциягә җыелган барлык акчаларны инвалидлар өчен «Хыял» ял үзәгенә җибәрәчәкләр.

15 нче гыйнварда Казанның «Черек күл» паркында «Игелекле шугалак» хәйрия чарасы узачак. Акциядә җыелган барлык акча инвалидлар өчен «Хыял» ял үзәгенә җибәреләчәк.

 

Чараның программасында – фигуралы шуу буенча «Стрела» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары чыгышы һәм фигуралы шуу буенча мастер-класс, боз өстендә балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар, хәйрия ярминкәсе. Паркка килүчеләрне алкогольсез глинтвейн белән сыйлаячаклар.

Чара 13:00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар – «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

Исегезгә төшерәбез, декабрьдә инвалидлар өчен «Хыял» ял үзәгендә капиталь ремонттан соң олылар һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен дәресләр яңартылды. Педагоглар аларны рәсем ясарга, кул эшләренә өйрәтәләр, биредә үк сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен махсус өйрәтелгән эт ярдәмендә канистерапия дәресләре уздырыла.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев