Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быелгы җәйгә Сабантуй көннәре билгеле

Түбән Кама белән Чаллы Сабан туйлары да төрле көннәрдә узачак икән.

Ватсапта быелгы җәйдә узачак Сабантуйлар графигы турында мәгълүмат йөри башлады. Хәбәргә ышансаң, районнарда һәм Түбән Кама шәһәрендә милли бәйрәмебез 11-13 июнь көннәрендә, тагын бер атнадан - 19 июньдә Чаллыда узачак, диләр. Шул ук көнне Нижневартовск каласында Федераль Сабантуй оештырылачак.  Казан Сабан туе 26 июньгә билгеләнгән. ә 3 июльдә Мөслимдә Бөтенроссия авыл Сабан туе үтәчәк икән.

Әлбәттә, һәр хәбәрдә күпмедер хаклык булырга мөмкин, әмма аларга гына ышанып бетү кирәкмидер. Әлегә бу турыда Татарстан Республикасы Президентының рәсми Указы юк. Шунлыктан, бу хәбәрне әлегә фаразлар дип кенә бәяләргә мөмкин.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев