Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быел «Урмай-зәлидә» фестивале традицион форматта үтәчәк

Төрки дөнья милли сәнгате фестивале быел 27-29 майда уза.

«Урмай-зәлидә» төрки дөнья милли сәнгать фестивале быел традицион форматта узачак. Былтыр, коронавирус пандемиясе сәбәпле, фестиваль дистанцион рәвештә үткән иде.

«Фестивальне җиде тапкыр Фәрит Гыйбатдинов үткәрде. Хәзер без аның эшен дәвам итәбез. „Урмай-зәлидә“ быел 27-29 майда узачак. 28 майда көндез конкурс була, кичен гала-концертның беренче өлеше булачак. Ә 29 май көнне Урмайның Сабантуй мәйданында гала-концертның икенче өлеше планлаштырылган», — диде Чувашия татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин.

Быел фестиваль тугызынчы тапкыр үтә. Бәйге «Традицион аутентик фольклор ансамбльләр», «Төрки халыкларның уен коралларында уйнау», «Халык җырларын башкару», балалар ясаган рәсемнәр һәм башка номинацияләрдә уза.

 

 

«Фестивальдә Башкортстан, Чувашия, Ханты-Манси автономияле округы, Пермь, Ставрополь крайларыннан, Татарстаннан күпләп катнашалар. Мәскәүдән дә гаризалар бар. Бүгенге көндә электрон почтага 31 гариза килде. Тагын 10 кеше катнашырга теләк белдереп, шалтыратып әйтте», — диде Хәйдәр Сафиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Узган ел «Урмай-зәлидә» конкурсы дистанцион рәвештә 1 февральдә башланып 30 майга кадәр дәвам итте. Конкурста Россиянең 24 регионыннан 80 иҗади коллектив, 150 аерым башкаручы катнашкан иде.

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев